Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөньяны игелек коткара

9 декабрьдә Азнакай район һәм шәһәр Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында «Өмет бүләк ит!» шәфкатьлелек марафоны узды. Фойеда иртәдән үк шәһәр мәктәпләре укучылары урын алды. Алар бәйләнгән, теккән, чиккән һәм башка төр кул эшләре, мәктәп бакчасында җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш белән сату иттеләр. Шәфкатьлелек марафоны әнә шулай балаларны да...

9 декабрьдә Азнакай район һәм шәһәр Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында «Өмет бүләк ит!» шәфкатьлелек марафоны узды.

Фойеда иртәдән үк шәһәр мәктәпләре укучылары урын алды. Алар бәйләнгән, теккән, чиккән һәм башка төр кул эшләре, мәктәп бакчасында җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш белән сату иттеләр. Шәфкатьлелек марафоны әнә шулай балаларны да битараф калдырмады. Районның балалар Думасы спикеры, «Дума тайм» республика газетасы баш мөхәррире Расил Гәрәев шәфкатьлелек чараларыннан (алдан узганнарын да кертеп) 38 мең акча җыелуын хәбәр итте. Күргәзмәгә инвалидларның үз кул эшләре дә куелган иде. Шаккатмалы: күзе күрмәгән кеше шундый матур әйберләр бәйли ала микәнни? Күрәсең, аларны Ходай мәрхәмәтеннән ташламыйдыр. Әйберләрне сатудан кергән акча хуҗаларының үзләренә үк тапшырылды.

Әлеге игелекле чарага өлешен кертергә теләүчеләр шактый булды. Моны акча салу өчен махсус куелган әрҗәләр янына җыелган халыкның чиратка тезелүеннән дә күрергә була иде.

Менә марафон фойедан тамаша залына күчте. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар язмышын чагылдырган фильмны тыныч күңел белән генә карап булмый. Сабыйларның компьютерлы, ноутбуклы буласы, дәваланасы, башка сәламәт балалар кебек үк йөгерәсе, йөзәсе, уйныйсылары килә. Әти-әниләрнең хәлен дә аңларга була. Күпме акча, түземлек кирәклеген сырхауханә юлында йөргән кеше үзе генә белә. Күзләренә тилмереп караган сабыйларына мөмкин булганын да, булмаганын да эшләргә тырыша алар. Әле яши генә башлаган балалар инде ниләр генә кичерергә өлгермәгән! Мәсәлән, кечкенә Илкам бер яшенә баш миенә һәм күзенә 8 операция кичергән. Хәзер аңа 3 яшь. Бер ягыннан икенче ягына әйләнеп ята, әнисе дәшкәч, шатлыгын белдереп төрле авазлар чыгара, чәбәләнә, ләкин утырып тора алмый. Әти-әниләрнең балага тикшерүләр уздырып дәвалыйсылары килә, утырып кына торырлык булса да ничек шатланырлар иде.

Ангелинага да сырхауханә икенче өенә әверелә. Туктаусыз дәвалануларга да карамастан, авыру бирешергә уйламый. Аңа Мәскәү табибларында дәваланырга кирәк. Балалар да, әти-әниләр дә өметләрен өзми, киң күңелле, ярдәмчел кешеләргә ышаналар.

Алда ни көтәсен берәү дә белми шул. Әнә, Илһам да шат күңелле, сәламәт бала булып үсә, чаңгыда шуа, велосипедта йөри, татар көрәше алымнарын өйрәнә. Шулай сәламәт көенә уйнап-көлеп йокларга ятканның икенче көнендә авырту-сызлауларга түзә алмыйча уянып китә. Ничә еллар буена организмда тыныч кына яткан инфекция үз кодрәтен күрсәтә. Шушы көннән яшүсмернең тормышы ачы газапка әверелә. Ләкин Илһам үзендә көч таба, махсус күнегүләр ясый, 5 вакыт намазын калдырмый. Ислам университетына укырга керергә җыена...

Бер марафонда гына барлык ярдәмгә мохтаҗ бала хакында сөйләп бетереп булмый. Районда шундый 264 бала бар. Тормышны бик тә яраткан Сөембикә дә, үпкәсенә өченче операцияне көтүче Артур да, кул таяклары белән йөрүче Ринат та, ДЦП белән авыручы Айнур, Ленар, Ринат, Азалия... һәммәсенә вакытында ярдәм кирәк, ышанычларын аклыйсы иде ул балаларның.

Могҗизалы марафон булды бу. Районыбызның оешма-предприятие колективлары, эшмәкәрләр игелек үрнәге күрсәттеләр. Иң беренче булып сәхнәгә Сергей чыкты, аның Кыш бабайга язган хатындагы теләге тормышка ашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров аңа ноутбук тапшырды. Ринат та ноутбуклы булды. Аңа аны «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов тапшырды. Азнакай УТТ җитәкчесе Александр Попов ноутбук бүләк иткәч, Сөембикәнең сөенеченең чиге булмады. Александр Петрович акча җыюда зур ярдәм күрсәткән коллективка рәхмәтен белдерде һәм калган коллективларны да әлеге инициативага кушылырга чакырды. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов коллективның бер көнлек эш хакын «Азнакай» шәфкатьлелек фондына күчерүләрен хәбәр итте. Азнакайлылар элек-электән шәфкатьле, миһербанлы халык һәм алар инде күптән ул игелекле чарага кушылдылар. Башка балалар да марафонда җитәкче абыйлары һәм апалары кулыннан бүләкләр, уенчыклар алдылар, кайберләре дәвалану өчен акча, «Азнакай» санаториена юлламалы булды. Балалар үзләре дә бүләксез калмады. Алар үз куллары белән ясаган рәсемнәр, кул эшләрен ярдәм кулы сузган апа-абыйларына тапшырды. Бүләкләрнең күпчелеге, әлбәттә, «Азнакай» шәфкатьлелек фонды учредителе Рәфис Галиев, фондның башкаручы директоры Альбина Темирбулатовага (мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә)... иде. Бәйрәм үзешчән сәнгать осталары һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең үзләренең концерт номерлары белән аралашып барды. Әнә, кечкенәдән сәхнәдән төшмәгән Гөлнара Абдуллина бүген дә бүләккә җыр алып килгән. Ул дөньяда иң зур бәхет: ана булуга ирешкән. Нәни Илһамы әнисенә чәчәкләр бүләк иткәндә, зал алкышларга күмелде. Азалия, Данилның җырлары, Булатның шигырь сөйләве, Илһамның моңлы итеп коръән сүрәләре укуы... Аларның моңы да, сүзләре дә үзгә, күңелләрне тетрәндерерлек шул.

Марафондагы игелек, шәфкатьлелек кылган кешеләр, ярдәмгә мохтаҗ балалар турында сөйләп кенә бетерерлекме? Анда 382 мең сум акча җыелуын игълан иттеләр. Шушы ике сәгать эчендә махсус әрҗәләргә салынганы гына. Игелек дәвам итә. «Ил төкерсә, күл була», дигәннәр бит. Кибетләр, биналарга урнашкан махсус шәфкатьлелек әрҗәләре яныннан да битараф кына узып китмик! Сезнең аерым бер балага ярдәм кулы сузасыгыз киләме? Теләгегез үтәлер: исемнәрен язып салыгыз! Дөньяны игелек коткара. Игелек үзебезгә үк меңе белән әйләнеп кайта. Бу балаларга, әти-әниләргә өмет бүләк итик!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Ярдәм кулы сузарга теләүчеләргә «Азнакай» фондының исәп-хисап счеты:

р/с №40703810423020000016

ИНН 1643011057

КПП 164301001

В ОАО «АК БАРС» банка г. Казань

423330,РТ, г. Азнакаево, ул. Пушкина, 21/8

к/с 30101810000000000805

БИК 049205805

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев