Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юл – машина кую урыны түгел

Юлчылар эш вакытында Без шәһәр юлларының чисталыгына шулкадәр күнегеп беткәнбез ки, хәтта берничә тәүлек рәттән буранлап яуган карны көнендә үк чистартмыйлар икән, канәгатьсезлек белдерәбез, газетага, административ органнарга шалтырата, шикаять юллый башлыйбыз. Моны халыкның культура дәрәҗәсе үсүе, кимчелекләргә битараф булмавы белән аңлатырга кирәктер. Ә чынлыкта исә, зур шәһәрләрдә булып, андагы кар...

Юлчылар эш вакытында

Без шәһәр юлларының чисталыгына шулкадәр күнегеп беткәнбез ки, хәтта берничә тәүлек рәттән буранлап яуган карны көнендә үк чистартмыйлар икән, канәгатьсезлек белдерәбез, газетага, административ органнарга шалтырата, шикаять юллый башлыйбыз. Моны халыкның культура дәрәҗәсе үсүе, кимчелекләргә битараф булмавы белән аңлатырга кирәктер. Ә чынлыкта исә, зур шәһәрләрдә булып, андагы кар көртләре аркасында газап чигеп кайтучы автомобильчеләр шәрехләвенчә, Азнакайдагы кебек чиста юлларны сирәк очратасың икән. Бу юл чисталыгы өчен җаваплы оешманы аклау да, аңа мәдхия җырлау да түгел. Бары тик фактларны дәлилләү генә. Безнең юлчылар атнаның җиде көнендә дә бер караңгыдан икенчесенә кадәр үз вазифаларын белеп, җиренә җиткереп башкаралар.

Узган дүшәмбе иртәсендә МППБиОның Айтуган Галимов җитәкләгән юл участогы хезмәтчәннәрен шәһәрнең Гагарин урамында эшләгән вакытларында очраттык. Юл кырыена грейдер эттергән карны участок егетләре Рамил Хаҗиев, Фәрит Зарипов, Сирин Фәйзуллин машинист Илмир Якуповның МТЗ-82 тракторы базасындагы күтәрткечкә төйиләр иде. Аны ике техника махсус урынга ташып тора. Ул арада мастерлары Раиса Мороз белән сөйләшеп алабыз. Эшкә иртәнге сәгать 3-4ләрдә, юлларда машина хәрәкәте башланганчы тотыналар һәм көненә 25-26 йөк кар чыгаралар икән. Мастерның урамнарны автостоянкага әйләндергән автомобиль хуҗаларына карата дәгъвасы бик зур. Алар аркасында махсус техника анда эшләү түгел, керә дә алмый. Бу бигрәк тә Солтангалиев, Гурьянов, Хәсәнов урамнарына кагыла. Беренче икесендә, кыенлык белән булса да, тәртип урнаштыралар икән әле. Ә менә М.Хәсәнов урамындагы тәүлек буе ике рәткә тезелеп торучы машиналар юл чистартучылар өчен баш бәласенә әйләнгән.

РЕДАКЦИЯДӘН. Укучыларыбызның берьяклы хәрәкәтле ике мәктәп урнашкан М.Хәсәнов урамының машина стоянкасына әйләнүе, нәтиҗәдә аның юл аша чыгучылар өчен хәвеф чыганагына әверелүе, проблеманы бары тик ике яклы хәрәкәт урнаштыру белән генә хәл итеп булуы турындагы хат-хәбәрләрен әледән-әле алып торабыз. Кайбер язмалар газетада урын алды, шәһәр башкарма комитетының юл куркынычсызлыгы комиссиясенә дә җибәрелде. Әмма уңай үзгәреш кенә күренми, йөк һаман да урынында.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев