8 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Азнакайда 500 нче бала туды
Бәйрәм көннәрендә район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Азнакай шәһәренең 500нче баласын теркәү тантанасы булды. Яңа кеше туу - ул бәхет һәм нәселне дәвам итү дәлиле. Сабый нәни кулларын өскә суза, тизрәк аякларына басасы, бар гүзәллеге белән якты дөньяны күрәсе килеп: «Минем яшисем килә!» дип аваз сала. Бу нәни генә бала...
-
Бәйрәмгә яңа төсмерләр өстәлде
Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү уңаеннан шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә үзенчәлекле дүрт туй узды. Беренче карашка бар да гадәттәгечә - Мендельсон вальсы, кияү белән кәләш, ата-аналар, килгән кунаклар... Ә менә ЗАГС хезмәткәрләре бүген үзгә: төрле халык киемнәрен киеп, бәйрәмгә яңа төсмерләр өстәп, дүрт өр-яңа гаиләгә хәер-фатыйха бирделәр. Язылышу мәҗлесенә яңа туган...
-
Кылган гыйбадәтләребез кабул булсын!
Бөтен дөнья өч көн дәвамында Корбан гаетен зурлап бәйрәм итте. Районыбыз мәчетләрендә дә Гает намазы, хөтбәләр укылды. Әмирҗан хәзрәт Ак мәчеткә килгән мөселманнарны бәйрәм белән котлап, изге теләкләр теләде. Имам-мөхтәсиб ярдәмчесе Азат хәзрәт гает хөтбәсе, ТР мөфтие Илдус Фәиз җибәргән котлау хатын укыды. "Туганнарыбыз, күршеләребез, якыннарыбызның, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең хәлләрен...
-
Ананың хисләре – хатларда
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, авыл биләмәләре башкарма комитетлары белән берлектә, Аналар көненә багышлап "Яшәвемнең мәгънәсе син - балам!.." исеме астында конкурс игълан итә. Аналарның балаларына әйтәсе килеп тә әйтә алмаган, бары тик күңелдә генә саклап йөрткән хисләрен, уй-фикерләрен хатлары аша җиткерүен сорыйбыз. Бәлки ул шигъри тәлгәшләрдә тасвирланыр, кечкенә хикәя...
-
Шалтыратыгыз: полиция ярдәмгә килер
Районның өлкән кешеләренә мөрәҗәгать Соңгы вакытта мобиль һәм стационар телефоннардан файдаланып мошенниклык җинаятьләре кылу очраклары ешаеп китте. Алардан, башлыча, өлкән яшьтәгеләр каза күрә. Хөрмәтле пенсионерлар, кадерле әби-бабайлар! Бервакытта да таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз. Алар белән, зинһар өчен, бернинди әңгәмәгә дә кермәгез, ишек ачмагыз. Теңкәгезгә тияләр икән, полициягә шалтырату белән янагыз....
-
Каралтылган пыяла өчен утыртырга мөмкиннәр
Ел башыннан Татарстанда 67 меңнән артык автомобиль пыяласыннан каралтылган элпә салдырылган ЭЭМның ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләре буенча алгы (маңгай) һәм алгы ян тәрәзәләренең яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан кимрәк булганда автомобильләрдән файдалану тыела. Бу терроризмга каршы тору буенча дәүләт программасына да кертелгән. Тиздән студентларның Бөтендөнья универсиадасын үзендә...
-
«Азнакай бөркетләре» – чын хоккейчылар
Азнакайда 2000 елгы яшь спортчылар арасында алкалы хоккей буенча зона ярышлары узды. Киеренке көрәштә Азнакай, Яңа Чебоксар, Глазов, Казан, Лениногорск, Нефтекамск һәм Актаныш командалары катнашты. Атна буена дәвам иткән бәйгедә Яңа Чебоксар хоккейчылары - беренче, А.Уваров җитәкчелегендәге безнең спортчылар - икенче, ә Лениногорск командасы өченче урынны яулады. Ярышта иң яхшы...
-
Башкалада җиңү яуладылар
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Юбилейный» командасы армспорт буенча ТР беренчелегендә катнашып, өченче урынны яулады. Команданы тренерлар Р.Фәрхетдинов, Ф. Бүләков, Р. Нәфыйкова әзерләде. Өченче урынга чыгуда Ә. Чаганова (ПЛ-89), В.Яронский, И.Мельниковның (Чемодур) үз үлчәү берәмлекләрендә - беренче, Ә.Ивановның - икенче һәм Я.Галләмшинаның (6нчы мәктәп) өченче урын яулавы төп этәргеч булды. Ә.САБИРОВА, инструктор-методист
-
Якташ язучылар бездә кунакта
Ноябрь уртасы әдәби очрашуларга бай булачак. Танылган әдипләребез Нур Әхмәдиев һәм Марсель Галиевкә быел 65 яшь тула. Шул уңайдан район балалар китапханәсендә әдәби-музыкаль кичәләр оештырыла. 15 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә "Төбәгебез нуры - Нур" исеме астында шагыйрь Нур Әхмәдиев белән очрашу үткәрелә. 16 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә исә Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель...
-
Җан тартканын сайла да ал!
Узган бәйрәм ялларында шәһәрнең "Юбилейный" стадионында авыл хуҗалыгы нигъмәтләрен сату ярминкәсе булды. ...Стадионга якынлашуга ук аннан килгән җанга якын татар җырлары күңелне биләп ала. Аның сихри аһәңенә бирелеп, бәйрәм үзәгенә килеп кергәнеңне сизми дә каласың! Ә андагы нигъмәтләр төрлелегеннән күзләр камашырлык. Биредә үз җиребездә үстерелгән кәбестә, кишер, чөгендер, бәрәңге кебек...
-
Уяу булыйк!
2011 елның 7 ноябреннән 17 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында террорчылыктан саклануны тикшерү максатларында өйрәнүләр уздырыла. Бу уңайдан эчке эшләр министрлыгы шуны кисәтә, "диверсантлар" гражданнарга шәхси фатирларда яшәп торуны, автотранспорттан файдалану, SIM-карта яки кесә телефоны сорап, объектларга, учреждениеләргә әйбер кертүне үтенеп мөрәҗәгать итәргә, шулай ук кибетләрдә, аптекаларда зур күләмдә химик матдәләр...
-
Ватанны саклау – ир-егетнең изге бурычы!
Узган атнада районыбызның 13 егете беренчеләрдән булып РФ хәрби частьләренә хезмәт итәргә китте. Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев егетләр белән инструктаж уздырды, яңа «тормыш мәктәбе» - армиягә алынулары белән котлады. Бу чакырылыш егетләре аеруча кыю булдылар ахры: мин аларның йөзләрендә бер тамчы сагыш, кәефсезлек билгеләре дә күрмәдем. Мәсәлән, оборона...