Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уяу булыйк!

2011 елның 7 ноябреннән 17 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында террорчылыктан саклануны тикшерү максатларында өйрәнүләр уздырыла. Бу уңайдан эчке эшләр министрлыгы шуны кисәтә, "диверсантлар" гражданнарга шәхси фатирларда яшәп торуны, автотранспорттан файдалану, SIM-карта яки кесә телефоны сорап, объектларга, учреждениеләргә әйбер кертүне үтенеп мөрәҗәгать итәргә, шулай ук кибетләрдә, аптекаларда зур күләмдә химик матдәләр...

2011 елның 7 ноябреннән 17 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында террорчылыктан саклануны тикшерү максатларында өйрәнүләр уздырыла.

Бу уңайдан эчке эшләр министрлыгы шуны кисәтә, "диверсантлар" гражданнарга шәхси фатирларда яшәп торуны, автотранспорттан файдалану, SIM-карта яки кесә телефоны сорап, объектларга, учреждениеләргә әйбер кертүне үтенеп мөрәҗәгать итәргә, шулай ук кибетләрдә, аптекаларда зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга, төрле учреждениеләр эше белән аеруча кызыксыну күрсәтергә, аларны фотога төшерергә мөмкиннәр. "Диверсантлар" автотранспортны арендаларга, кунакханәләрдә, фатирга кертүчеләрдә яшәргә, мигрантлар булып эшкә урнашырга, төрле сәбәпләр табып турфирмаларда, торак арендалау агентлыкларында, башка учреждениеләрдә йөрергә мөмкин.

Бу чорда балаларыгызның спорт секцияләрендә һәм тренировка мәйданчыкларында булу вакытын чикләү сорала. Үзегез белән паспорт йөртергә кирәк.

Азнакай районының террорчылыкка каршы комитеты шикле кешеләргә юлыкканда, "диверсантлар"га кагылышлы гамәлләр, билгеләр "танылган" очракларда бердәм дежур бүлегенә 02, 7-30-87 телефоннары аша мөрәҗәгать итүегезне сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев