Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шалтыратыгыз: полиция ярдәмгә килер

Районның өлкән кешеләренә мөрәҗәгать Соңгы вакытта мобиль һәм стационар телефоннардан файдаланып мошенниклык җинаятьләре кылу очраклары ешаеп китте. Алардан, башлыча, өлкән яшьтәгеләр каза күрә. Хөрмәтле пенсионерлар, кадерле әби-бабайлар! Бервакытта да таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз. Алар белән, зинһар өчен, бернинди әңгәмәгә дә кермәгез, ишек ачмагыз. Теңкәгезгә тияләр икән, полициягә шалтырату белән янагыз....

Районның өлкән кешеләренә мөрәҗәгать

Соңгы вакытта мобиль һәм стационар телефоннардан файдаланып мошенниклык җинаятьләре кылу очраклары ешаеп китте. Алардан, башлыча, өлкән яшьтәгеләр каза күрә.

Хөрмәтле пенсионерлар, кадерле әби-бабайлар! Бервакытта да таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз. Алар белән, зинһар өчен, бернинди әңгәмәгә дә кермәгез, ишек ачмагыз. Теңкәгезгә тияләр икән, полициягә шалтырату белән янагыз.

Әгәр дә телефоннан шалтыратып улыгызның, оныгыгызның яки башка якын кешегезнең җинаять кылуы, аны җавап бирүдән йомып калу өчен акча түләргә кирәклеген белдерәләр икән, тыңлап бетерегез, телефон номерларын язып алыгыз да бу турыда туганнарыгызга хәбәр итегез. Бернинди акча бирү яки акча күчерү эшләрен башкармагыз. 02 телефоны буенча полициядән ярдәм сорагыз.

Шулай ук ниндидер продукцияне рекламалаучы яки якын арада килеп ярдәм күрсәтү вәгъдә итүче, яки сезнең истәлекләрне язып алырга теләк белдерүчеләр белән дә телефон аша сөйләшүләр алып бармагыз. Басымчыклыйлар икән, туганнарыгыз, якыннарыгыз булганда гына кабул итәчәгегезне белдерегез. Онытмагыз, якыннарыгыз, яхшы танышларыгыз гына сезгә яхшылык тели һәм эшли.

Нинди генә сәбәп белән мөрәҗәгать итсәләр дә, бер вакытта да йортыгызга чит кешеләр, бигрәк тә чегәннәрне кертмәгез. Ашыгыч ярдәм станциясенә яки полициягә шалтыратачагыгызны әйтегез.

Әгәр дә мәктәп балалары сезнең белән очрашуга килергә теләк белдерә икән, алдан аларның сыйныф җитәкчеләре белән сөйләшегез һәм күрешү вакытын билгеләгез. Анда туганнарыгыз яки якыннарыгыз да булсын.

Орден, медаль, күкрәк билгеләре, Мактау кәгазьләре, башка бүләкләрегезне беркемгә дә бирмәгез. Аларны кемгәдер булса бүләк итәргә телисез икән, бүләк итү актын алдан ук төзегез һәм рәсмиләштерегез.

Полиция сезнең шушы гади генә кагыйдәләрне үтәвегезне сорый. Югарыда бәян ителгән очракларга тарыйсыз яки сорауларыгыз туа икән, тиз арада 02 яки 112 номерына шалтыратыгыз. Ярдәм итәргә без һәрвакыт әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев