Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кылган гыйбадәтләребез кабул булсын!

Бөтен дөнья өч көн дәвамында Корбан гаетен зурлап бәйрәм итте. Районыбыз мәчетләрендә дә Гает намазы, хөтбәләр укылды. Әмирҗан хәзрәт Ак мәчеткә килгән мөселманнарны бәйрәм белән котлап, изге теләкләр теләде. Имам-мөхтәсиб ярдәмчесе Азат хәзрәт гает хөтбәсе, ТР мөфтие Илдус Фәиз җибәргән котлау хатын укыды. "Туганнарыбыз, күршеләребез, якыннарыбызның, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең хәлләрен...

Бөтен дөнья өч көн дәвамында Корбан гаетен зурлап бәйрәм итте. Районыбыз мәчетләрендә дә Гает намазы, хөтбәләр укылды.

Әмирҗан хәзрәт Ак мәчеткә килгән мөселманнарны бәйрәм белән котлап, изге теләкләр теләде. Имам-мөхтәсиб ярдәмчесе Азат хәзрәт гает хөтбәсе, ТР мөфтие Илдус Фәиз җибәргән котлау хатын укыды. "Туганнарыбыз, күршеләребез, якыннарыбызның, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең хәлләрен белеп, кулдан килгәнчә ярдәм итик. Аллаһы Тәгалә билгеләгән әлеге бәйрәм шәфкатьле, миһербанлы, юмарт булырга, туганлык җепләрен ныгытырга өйрәтә. Кылган намазларыбыз, изгелекләребез, хаҗда булган кардәшләребезнең гыйбадәтләре кабуллардан булсын", - дип дога кылды. Район башлыгы Рәфис Галиев азнакайлыларны Корбан гаете белән котлады, һәркемгә бәрәкәт, иминлек теләде, мәктәпләрдә дин тарихын, әдәп-әхлак дәресләрен кертү кирәклеге турында сөйләде.

Борынгыдан килгән гадәт буенча Гает намазы, Коръәннән аятьләр укылды, Аллаһны мактап тәкъбир әйтелде. Корбан чалу нияте булганнар өчен сарыклар китерелде.

Инвалидлар, мохтаҗлар өчен "Акчарлак" ашханәсендә бәйрәм табыны әзерләнде.

Яшьләр үзәгендә Корбан гаете кысаларында узган Гаилә бәйрәме махсус балалар өчен оештырылган иде. Театральләштерелгән тамаша, дини шигырьләр, җырлар, мөнәҗәтләр, уеннар, табышмаклар, Коръән уку бәйгесе, махсус әзерләнгән бүләкләр, татлы ризыклар тулы чәй өстәле - барысы да бәйрәм кунакларының күңеленә хуш килде. Булат Җиһаншин башкаруындагы "Рәхмәт Аллаһка" һәм "И, Ходаем" җырлары бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Корбан гаете һәр өйгә шатлык, һәр җанга яктылык алып килде, күңелләрне тагын да сафландырды.

Айгөл ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев