20 март 2015 яңалыклары
-
Азнакайда сәхнәләштерелгән әсәрләр конкурсы узды
Район мәктәпләренең театр төркемнәре төрле әдәби эпохаларны караган әсәрләрдән өзекләр күрсәттеләр. Тамашачылар борынгы философ Сенекны да, Көмеш һәм Алтын гасыр әдипләрен дә "күрделәр", аларның иҗаты белән таныштылар. Аеруча тымытыклыларның чыгышы нык тәэсир итте. Алар Лев Толстойның "Балачак көче" әсәрен сәхнәләштереп, образларны оста чагылдырдылар һәм беренче урынны яуладылар. - Бу чара...
-
Шатлыгыбыз да, кайгыбыз да уртак
"Авыл" дигән олы бер гаиләнең уртак җыелу урыны буларак, Кәкре Елга авылында мәдәният йорты гөрләп тора. Авылдашлар бергә җыелып рәхәтләнеп күңел ачалар, борчу-мәшәкатьләрен дә бергәләп уртаклашалар. Менә шушы арада гына да Кәтем авыл җирлегендә Азнакай «Юлдаш» агитбригадасы катнашында бик эчтәлекле һәм матур кече авыл бәйрәме узды. Халыкара хатын-кызлар көнендә әни-әбиләребезнең...
-
Ветеранның 70 нче Җиңү язы
Бөек Ватан сугышының соңгы снаряды шартлавы ишетелми башлавына быел майда 70 ел тула. Бу әһәмиятле датаны бар җиһан зурлап билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан барлык предприятие, оешмаларда, шул ук вакытта «Азнакайнефть» идарәсендә дә, бәйрәмнең үзәгендә булачак сугыш һәм тыл ветераннары кабат-кабат барлана. Алар турында газета-журнал битләрендә язмалар чыга, телеэкраннарда әңгәмәләр...
-
Ак күбәләкләрем
Сагынам сине, әни... Дүрт ир бала арасында бердәнбер кызың булгангамы икән, син дә мине аеруча якын итә идең. Күңелемдә бигрәкләр дә изге булып сакланасың. Синдәй сабыр, һәр сүзне үлчәп, һәр эшне уйлап эшләүче , әшәкелекнең ни икәнен дә белмәүче, үзең әйтмешли, озак карап торса, тавыктан да оялучы чын әниләр сирәктер...
-
Беренче редакторым
Иҗат коллективы белән җитәкчелек итү һич тә җиңел эш түгел. Хезмәт юлым журналистикада үтеп, матбугат органнарының төрлесендә эшләгән кеше буларак, бу миңа яхшы таныш. Ник дисәң, каләм әһелләренең һәркайсы үзенә үзе даһи, кемнедер үзеннән өстен, сәләтлерәк, талантлырак итеп тану аларның табигатенә туры килми. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай....
-
Депутат өчен вак мәсьәлә юк
Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Таһир Һадиев районыбызда еш булган депутатларның берсе. Шунсын да искәртеп үтәргә кирәк, төбәгебездә булган кечкенә проблемаларны да үзенең биш бармагыдай белеп, аларны чишүдә булышлык итүгә зур көч куйган кеше ул. Халык та үзе сайлаган депутат белән һәрдаим аралашып,...
-
Балыкчылар җәмгыяте һәвәскәр балыкчыларны 31 мартта Урсай авылына чакыра
Ел дәвамында бәйгеләрне шактый үткәреп килгән балыкчылар җәмгыяте һәвәскәр балыкчыларны 31 мартта Урсай авылына чакыра. Биредә район башлыгы призына чираттагы турнир үтәчәк. Командада ничә кеше, кемнәр катнаша ала, ярыш шартлары турындагы сорауларга җавапларны 89172335396, 89172560299 телефоннары аша алырга була.
-
Балалар – янгынга каршы
Балаларның шаяруы аркасында янгыннарны булдырмау профилактикасы, нәниләрдә ут чыганакларына карата дөрес фикерләү тудыру максатында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм ВДПОның Азнакай участогы тарафыннан янгынга каршы темага балалар иҗатына бәйге игълан ителгән иде. Комиссия адресына 309 эш: 251 рәсем, 23 техник эш; 35 декоратив-кулланма әйберләр килде. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов...
-
Депутатлар насвай сатучыларга җәзаны катыландыруны таләп итә
19 мартта район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Анда Советлар эшчәнлегенә кагылышлы 21 мәсьәлә каралды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев катнашты. Депутатлар алдында Азнакай муниципаль районы күзәтү-исәп палатасы рәисе Наталья Сәлимова башкарылган эшләргә хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган елда бюджет оешмаларында 18 финанс-хуҗалык эшчәнлеге, 72...