19 май 2022 яңалыклары
-
Азнакайда Спорт уеннары фестивале үтте
Фестиваль Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иде.
-
Азнакайда Пионерлар туган көнне билгеләп уздылар
Бүген Пионерлар туган көне уңаеннан Азнакай шәһәренең 9 нчы урта мәктәбенә ветеран-укытучыларны һәм 9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаровны кунакка чакырдылар.
-
Азнакайда Рәфгать Кәлимуллин хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды
Бүген шәһәребездә истәлекле вакыйга булды: гомерен җирлегебезнең район хуҗалыгын үстерүгә багышлаган легендар шәхес Рәфгать Шәйхулла улы Кәлимуллинның фидакарь хезмәтен хөрмәтләп, ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.
-
Фәрит Мөхәммәтшин республика журналистларын Матбугат көне белән котлады
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
-
Азнакай кырларында чәчү гөрли
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 19 майга булган оператив мәгълүматлары буена, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнгән.
-
Азнакай мәктәпләре Соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнәләр
Районыбыз мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме 24 майда узачак.
-
Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!
Үчәлле авылында гомер итүче кадерде әтиебез Мөхәммәтшин Гаетмөхәммәт Фәйруша улы белән кадерле әниебез Мөхәммәтшина Галия Сабирҗан кызының бергә парлы тормыш корып яши башлауларына ямьле язның шау чәчәккә күмелгән 19 маенда 60 ел була.
-
Матбугат көне белән!
Районыбызда 92 ел дәверендә чыгып килүче бердәнбер басма – “Маяк” газетасы коллективын һәм гомерләрен матбугат эшенә багышлаган хөрмәтле ветераннарыбызны Татарстанда 19 майда билгеләп үтелүче Матбугат көне белән ихластан котлыйм!