19 март 2015 яңалыклары
-
Алар “Алтын алка” чемпионнары!
…Язның эңгер-меңгер киче. Шәһәрнең Боз сарае гөж килә. Җитәкчеләр, тренерлар, ата-аналар зур дулкынлану хисе белән "Соколы" командасын көтә. Барыбызның да күзе борылышка төбәлгән: менә-менә хоккейчылар кайтып җитәргә тиеш. Автобус күренүгә шәһәр урамнары "Браво!", "Афәрин!" сүзләренә күмелде! Бу вакытта кичергән горурлык хисләрен бер генә сүз белән дә аңлатып бирерлек түгел. Әнә...
-
Хөрмәтле газета укучыларыбыз һәм безнең сайтка керүчеләр!
Безнең "Маяк" газетасының aznakatvo - rt.ru сайтында "Еллар узгач..." дип аталган конкурс игълан ителә. Фотосурәтләрегезне 20 марттан 3 апрельгә кадәр radlik@bk.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк. Җибәргәндә "Еллар узгач.." конкурсына дигән билге куегыз. Иң яхшы фотосурәткә Онлайн-тавыш бирү 3-нче апрельдән 9-нчы апрельга кадәр aznakatvo - rt.ru сайтында узачак. Конкурс нәтиҗәләре...
-
"Маяк” газетасы 23 мартта, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары белән турыдан-туры элемтә оештыра
"Маяк" газетасы 23 мартта, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән турыдан-туры элемтә оештыра. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр бу көнне 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр 7-22-74 телефон номерына шалтыратып, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Россиядә Әдәбият елы, республикабызда Парклар һәм скверлар елына кагылышлы һәм башка барлык социаль...
-
Имтиханнарга әзерлек хакында сөйләштеләр
Бердәм дәүләт имтиханнары якынлашкан саен, укучыларның гына түгел, укытучыларның да кайгы-борчулары арта. Узган елгы җитешсезлекләрдән нинди сабак алынган? Имтиханнарга әзерлек ничек бара? 19 мартта муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары белән шул хакта сөйләште. Әлеге хакта тулырак язмабыз - киләсе санда.
-
Иртә яз кыр эшләрен ашыктыра
Соңгы елларда табигать шартларындагы үзгәрешләр һәркемне таңга калдыра. Хәзер элеккеге кебек озан кышлардан соң озаклап яз килеп тә тормый. Кыштан - җәйгә, җәйдән - кышка күчеп киләбез. Без моңа әлләни игътибар итмәсәк тә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бу үзгәрешне бар җаны белән тоя. Мондый шартларда туфракта дымны, тамыры ныгырга өлгермәгән уҗым...
-
Комиссия азнакайлыларның сәламәтлеген кайгырта
Район Советы бинасында язгы су басулар чорында санитария-эпидемиология таләпләрен саклау, су тәэсирендә халык арасында йогышлы авыруларга юл куймау максатында махсус комиссия утырышы узды. Крмиссия су басу чорында җаваплы оешмаларның хәзерлеге, мондый хәлләр була калса, кешеләрне эвакуацияләү, территорияләрне кышкы чүп-чар, кардан чистарту кебек мәсьәләләрне дә карады.
-
Эшкә килүче мигрантлар саны чикләнә
Без инде язгы сыерчыкларга ук ияреп Урта Азия республикаларыннан мигрантларның да эш эзләп килүенә күнеккән. Әмма быелдан икътисад өлкәсендә читтән килүчеләрнең мәшгульлегенә канун нигезендә үзгәреш кертелде. Әйтик, спиртлы эчемлекләр сатуда аларның хезмәте 15, спорт өлкәсендә 25, яшелчә үстерүдә 50, тәмәке сатуда 15, транспортта 50 процентка кадәр чикләнде. Яшелчә җитештерү һәм...
-
Ашыгыч ярдәм - һәрчак юлда
Соңгы 10 көн эчендә район үзәк сырхауханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтенә 850 чакыру булган. Аларның 192се салкын тиеп чирләүләр белән бәйле. Көннәр бер җылытып, бер суытып торган бу тотрыксыз һава торышы чорында сәламәтлеккә игътибарлырак булырга, вирус эләктерүдән сакланырга кирәк шул. Йөрәк-кан әйләнеше авырулары да үзен гел сиздереп тора: шушы вакыт эчендә...
-
Парклар маршы – табигатькә карашыбыз
Быел парклар һәм скверлар елы. Димәк, аларның хәл торышы беребезне дә битараф калдырмаска тиеш. "Чатыр-Тау" дәүләт заказнигы ел да 23март-12 май чорында "Парклар маршы - 2015" табигатьне саклау акциясе үткәрә. Ул быел "Туфрак - кыйммәтле табигый хәзинә" шигаре астында үтә. Акция кысаларында балалар һәм мәктәп укучылары арасында берничә төр бәйге...
-
22 март – су чыганакларын саклау көне
22 март - су чыганакларын саклау көне . Районыбыз җәйрәп аккан, яшәү чыганагы булган сулыкларга бай. Шул ук Ык, Стәрле елгаларын гына алыйк. Алар төбәкара табигать һәйкәлләре санала, алай гына да түгел, хуҗалык һәм мәдәни-көнкүреш әһәмияткә дә ия. Аларны чиста тотыйк, бу байлыкның кадерен белик.
-
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары белән Бердәм дәүләт имтиханнары турында сөйләште
Бердәм дәүләт имтиханнары якынлашкан саен, укучыларның гына түгел, укытучыларның да кайгы-борчулары арта. Узган елгы җитешсезлекләрдән нинди сабак алынган? Имтиханнарга әзерлек ничек бара? 19 мартта муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары белән шул хакта сөйләште. Әлеге хакта соңрак хәбәр итербез.