19 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
"Маяк" газетасы «Иң сөйкемле пар» дигән фотоконкурс игълан итә
Гашыйклар көне алдыннан без aznakaevo-rt.ru сайтында «Иң сөйкемле пар» дигән фотоконкурс игълан итәбез. Мәхәббәт белән бәйле булган матур фотоларыгызны (туйдан, сәяхәттән, гаилә тормышыннан һәм башкаларны), «Иң сөйкемле пар» дигән билге белән azmayak@mail.ru электрон адресы буенча 20-31 гыйнвар көннәрендә кабул ителә (исем, фамилия, яшегез һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз). Онлайн -...
-
Бүген Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортында республикакүләм киңәйтелгән утырыш узды
Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы вәкилләре һәм депутатлары, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ бүлеге башкарма комитеты вәкилләре, интернат - йортның күзәтү һәм попечительлек советлары әгъзалары катнашты. Әүвәл алар биредәге шартлар, тәрбияләнүчеләрнең хәл-әхвәле белән танышып чыкты. Исегезгә төшерәбез, "Безнең кадерле ветеран" республика проекты узган ел старт алган иде. Аның кысаларында Азнакай...
-
Сөт патшабикәсе – Ирекледә
Кышын да сыерлар көнгә утызар литр сөт бирә аламы? Күңел биреп карасаң, бирә икән. Чалпы авыл җирлегенә караган Ирекледә Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыгында әнә шундый рекордсмен сөтлебикәләр бар. Юкка гына терлекчелек буенча семинарны биредә үткәрмәделәр: тәҗрибә дә уртаклаштылар, булган проблемаларны да уртага салып сөйләштеләр. Моннан алты ел элек ирле-хатынлы Габидуллиннар...
-
Сак булыгыз: грипп!
Грипп районыбызга әле ишек шакымаса да, аның илкүләм баш калкытуын беләбез. Быел дуңгыз гриппы белән дә куркыталар. Берничә өлкәдә аның үлемгә китергән очраклары да теркәлгән. Шуңа күрә дә сак булыйк: кеше күп йөргән урыннарга бармыйчарак торыйк, бүлмәләрне ешрак җилләтү, гигиена таләпләрен саклау, кулны гел юуып тору да файдага гына булыр.
-
Торак белән кызыктырып, демографияне яхшырталар
Ишле гаиләләрне фатир белән тәэмин итмәкчеләр. Торак субсидиясен биш һәм аннан да күбрәк бала үстерүчеләр ала башларга мөмкин. Дөрес, бу депутатлар тарафыннан әзерләнгән закон проекты гына. Хөкүмәт вәкилләренең бу тәкъдимгә карашы әлегә билгеле түгел. Торак субсидиясе туучы балалар санын арттыруның тагын бер чарасы буларак карала. Закон проекты авторы - ЛДПРдан...
-
Сәламәт яшибез
Районыбызда сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүче акцияләр еш үткәрелә. Актүбәнең "Көмеш-су" үзәгендә укучылар арасында су төре буенча узган ярышлар да нәкъ шушы максатларны күздә тотты. Беренче этапта Актүбә 1, 2, 3 нче урта мәктәпләренең 5 нче сыйныфлары көч сынашты. Укытучы Гүзәл Исхакова җитәкчелегендәге 2 нче мәктәп командасы беренчелекне яулады. Икенче...