Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак белән кызыктырып, демографияне яхшырталар

Ишле гаиләләрне фатир белән тәэмин итмәкчеләр. Торак субсидиясен биш һәм аннан да күбрәк бала үстерүчеләр ала башларга мөмкин. Дөрес, бу депутатлар тарафыннан әзерләнгән закон проекты гына. Хөкүмәт вәкилләренең бу тәкъдимгә карашы әлегә билгеле түгел. Торак субсидиясе туучы балалар санын арттыруның тагын бер чарасы буларак карала. Закон проекты авторы - ЛДПРдан...

Ишле гаиләләрне фатир белән тәэмин итмәкчеләр. Торак субсидиясен биш һәм аннан да күбрәк бала үстерүчеләр ала башларга мөмкин. Дөрес, бу депутатлар тарафыннан әзерләнгән закон проекты гына. Хөкүмәт вәкилләренең бу тәкъдимгә карашы әлегә билгеле түгел.


Торак субсидиясе туучы балалар санын арттыруның тагын бер чарасы буларак карала. Закон проекты авторы - ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Александр Шерин фикеренчә, өстәмә икътисади чараларсыз демографияне үстереп булмаячак. Шул ук вакытта икенче бала табучыларга ана капиталы бирү, өченче бала алып кайтучыларны җир белән тәэмин итү генә җитәрлек түгел. Икенче, өченче бала алып кайтуны гына стимуллаштырып калмыйча, дүртенче, бишенче балага баручыларны да ишәйтергә кирәк, дип саный депутат.

Росстат мәгълүматлары буенча, соңгы 4 елда туучылар буенча күрсәткеч бер урында гына тора - 1 мең халыкка 13,3 сабый аваз сала. Моның белән бәйле рәвештә ведомствоның фаразлары бер дә сөенечле түгел - туучылар исәбе әкренләп кимүгә таба барачак һәм 2030 елга инде 1 мең кешегә 9,6 бала тәшкил итәргә мөмкин.

Депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән закон проектында сүз биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә фатир яки йорт сатып алу, яисә төзү өчен акча түләү турында бара. Биреләчәк сумма гаилә соңгы ун елда яшәгән төбәктәге 12 квадрат метр торак бәясенә тәңгәл булыр дип көтелә.

Билгеле, бу тәкъдим өстәмә чыгымнар сорый. Әмма закон проекты авторы сүзләренчә, аны тормышка ашыру бюджет өчен әллә ни авыр йөк булмаячак. Чөнки биш һәм аннан артык бала тәрбияләүчеләр илдә әллә ни күп түгел. 2010 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, Россиядә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 66 мең 731 гаилә исәпләнә. Торак субсидиясе исә ишле гаиләләр исәбен арттырыр дип көтелә.

Татарстанда да биш һәм аннан күбрәк бала үстерүче гаиләлә күп түгел. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикабызда 740 биш балалы пар гомер итә. 186 гаиләдә - алтышар, 64 гаиләдә -җидешәр, 37 гаиләдә - сигезәр, 12 гаиләдә - тугызар бала. Димәк, барлыгы бер меңнән бераз гына артыграк булып чыга...

Бүләк атның тешенә карамыйлар, диләр. Әмма 12 квадрат метрлы фатирга гына кызыгып бүгенге заманда бәби алып кайтучылар булырмы икән? Бала табу бер нәрсә, аны үстерү, аякка бастыру, кеше итү ай-һай авыр бит. Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флюра Ильдарханова сүзләренчә, балалы гаиләләрнең 32 проценты фәкыйрьлектә яши, гаиләдә икенче бала туу, ана капиталы бирелсә дә, гаиләнең матди хәлен икеләтә начарайта.

Хәзер бит хәтта авыл җирлегендә дә күп бала табу кебек традицияләр югала бара. Бүген күпбалалы гаилә дигән төшенчә күбрәк тискәре мөнәсәбәт уята, яшьләр исә нигездә ике бала турында хыяллана.

Фатирга кызыгып кына бала табучы бөтенләй булмый калмас, анысы. Андыйлар да булыр, билгеле. Ана капиталы программасы гамәлгә кергәч тә, сертификатның бер тапкыр гына бирелүенә төшенеп җитмичә, файда алу өчен бер-бер артлы бала ташучылар күбәйгән иде. Билгеле инде бу, нигездә, болай да имин булмаган гаилә әгъзалары, эчеп-тузынып йөри торган хатын-кызлар иде.

Бу араларда гына тагын бер имеш-мимеш хәбәр ишетелде. Казанда өч бала табучыларга өләшергә җир беткән дә, имеш хәзер моның урынына бер булмәле фатир яки 1,5 миллион акча бирә башлаганнар икән. Моны ишетеп план коручылар да барлыкка килгән ди. Бер танышым сөйләвенчә, подвалда болай да чак көн күреп ятучы берсеннән-берсе кечкенә ике балалы гаилә өченче бала алып кайтырга йөри икән. Ана капиталы плюс миллион ярым акча - менә сиңа ике миллион, дип хыялланалар ди алар.

Утсыз төтен чыкмый, диләр. Мондый имеш-мимешнең нигезе булган икән. Өченче бала табучыларга 1,5 миллион акча бирү турында закон проекты тәкъдим ителгән. Әмма ул 2015 елның 21 апрелендә беренче укылышта ук Россия Дәүләт Думасы тарафыннан кире кагылган.

Яңа закон проектының киләчәге нинди булыр, әлегә билгеле түгел. Бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп ителгәнгә, аны хөкүмәткә килештерүгә җибәргәннәр. Ни генә дисәң дә, ишле гаилә турында чын-чынлап хыялланучыларга торак шартларын яхшыртудагы ярдәм комачауламас иде. Фатир бирәләр дип, бу юлы да закон проекты кабул ителмәгән килеш, бер-бер артлы бала ташый гына башламасыннар...

Источник:http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Торак белән кызыктырып, демографияне яхшырталар