Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөт патшабикәсе – Ирекледә

Кышын да сыерлар көнгә утызар литр сөт бирә аламы? Күңел биреп карасаң, бирә икән. Чалпы авыл җирлегенә караган Ирекледә Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыгында әнә шундый рекордсмен сөтлебикәләр бар. Юкка гына терлекчелек буенча семинарны биредә үткәрмәделәр: тәҗрибә дә уртаклаштылар, булган проблемаларны да уртага салып сөйләштеләр. Моннан алты ел элек ирле-хатынлы Габидуллиннар...

Кышын да сыерлар көнгә утызар литр сөт бирә аламы? Күңел биреп карасаң, бирә икән. Чалпы авыл җирлегенә караган Ирекледә Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыгында әнә шундый рекордсмен сөтлебикәләр бар. Юкка гына терлекчелек буенча семинарны биредә үткәрмәделәр: тәҗрибә дә уртаклаштылар, булган проблемаларны да уртага салып сөйләштеләр.

Моннан алты ел элек ирле-хатынлы Габидуллиннар колхоздан калган иске ферманы арендага алып, терлекчелектә үзләрен сынап карарга булалар. Эшне башлаганда район хакимияте дә, "Азнакай" агрофирмасы җитәкчелеге дә ярдәм кулын суза. Банктан кредитлар ала-ала, малларның баш санын арттыралар. Бүгенге көндә биредә 180 мөгезле эре терлек бар, шуның 65е - савым сыер.

- Фермада 5 кеше эшли: үзем, ирем Илшат, савымчы, бозау караучы һәм механизатор. Хакимият ярдәме белән сөтүткәргеч урнаштырылды, хәзер эш күпкә җиңеләйде. 300 гектар җиребез бар, анда терлек азыгы чәчәбез, аны кышкылыкка артыгы белән әзерләдек, - ди хуҗабикә.

Бина эче коры. Сыерлар алдыннан су өзелми. Районга махсус кайтырылган су калкавычларын да беренчеләрдән булып урнаштырганнар. Хәзер су кранын ачу-ябу проблемасы беткән. Утлыкта ямь-яшел печән, өстәмә витамин чыганагы - ылыс та җитәрлек. Терлекчеләр өчен ял бүлмәсен дә, кер югычын да көйләп куярга онытмаганнар.

- Эш шартлары да, хезмәт хакы да яхшы, вакытында түләнә, - диләр Лилия Миңнеханова белән Наилә Насыйрова.

Район буенча көнгә 91 тонна сөт савыла. Шуның 1 тоннасы - Габидуллиннарныкы. Биредә һәр сыердан 15 кг сөт алалар (район буенча - 11,7 кг). Ә берничә сыерлары 30 литр бирә. Акчалата керем дә 21 млн сумнан артык.

Продукция күләме югары булгач, кредитларын вакытында түлиләр, техника паркын да яңарталар. Мәсәлән, узган ел гына 4,5 млн сумлык техника алганнар. Барлык агрегатлар инде чәчүгә әзер. Якындагы тагын бер ташландык ферманы торгызып, терлекләрнең баш санын арттырырга җыеналар.

- Мондый инициативалы кешеләргә авыллардагы буш биналарны бирергә кирәк. Хакимият андыйларга һәрчак ярдәм итәргә әзер, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Бу көнне җитәкчеләр Бүләктә 1000 гектар җире, 396 баш сыеры булган Корбанов крестьян-фермер хуҗалыгында да булдылар. Биредә керем нибары 11 млн 420 мең сум тәшкил итә.

- Мондый икътисади күрсәткечләр белән хуҗалыкны яшәтеп булмый. Җитәкче иртә-кич фермада булып, хәлне күз уңында тотарга тиеш. Яхшы продукция алу өчен барлык технологияләрне саклау мөһим, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов.

Ул сыерларны өзлексез су белән тәэмин итү, профилакторийларны, бозаулату бүлекләрен эшләтергә кирәклегенә басым ясады.

Семинарда шулай ук мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек үсеше, үрчем алу, баш санын арттыру мәсьәләре дә күтәрелде. Яңа туган бозауларны югалтуга юл куймас өчен аларны караучыларга кызыксындыру чаралары күрергә кирәклеге әйтелде. Артта баручы хуҗалыклар каты тәнкыйть утына тотылдылар.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сөт патшабикәсе – Ирекледә