18 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әбүнәче көнендә Азнакайның «Маяк» газетасына язылучы һәркемне бүләк көтә
Сез - безгә, без - сезгә кирәк! Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 642 сум. Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 348 сумга языла алалар. Газетабызга арзан...
-
Азнакайда «Бирнә сандыгы» фестиваль-конкурсының беренче туры узды - ВИДЕО
Азнакай районында «Бирнә сандыгы» фестиваль-конкурсы бара. Ул җиде зонада: Әсәй, Туйкә, Кәкре Елга, Мәндәй, Ирекле, Сөендек һәм Мөслимдә узачак. Бәйгене мәдәният идарәсе, район-шәһәр Мәдәният йорты һәм "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы оештырган. 10 ноябрьдә Әсәй авылы Мәдәният йортында Митряй, Урманайһәм Уразай үзешчәннәре чыгыш ясады. Авыл мәдәният йортлары һәм клублары иҗат коллективлары...
-
Азнакайның чыгарылыш сыйныф укучылары агробелем өстенлекләре белән танышты - ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә өлкән сыйныф укучылары аграр профильдә укыту оешмалары вәкилләре белән очраштылар. Очрашу вакытында аграр уку йортлары вәкилләре белгечлекләр, имтихан бирү тәртибе һәм башкалар белән таныштырдылар. Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфиев авылга кайткан белгечләргә ярдәм чаралары, "Марс" хуҗалыгы...
-
РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин Азнакайда халыкны кабул итәчәк
24 ноябрь көнне 15.30-16.30 сәгатьләрдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Хөснуллин Равил Камил улы азнакайлыларны кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92. Фото info.tatcenter.ru
-
Иң зур ай булган төндә Актүбәнең психоневрологик диспансерына 4 авыруны китергәннәр
Соңгы вакытта безне табигать бар яклап сыный. Бер җылытып, бер суытып, карлы яңгырларын да биреп, аяк астын йөри алмаслык бозлавык итте. Азнакайда соңгы 3 көндә ашыгыч ярдәмгә 200дән артык шалтырату булган. Аяк-кулларын сындырган, тайдырган, баш мие селкенгән 5 азнакайлыга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән. Айнык кешегә дә йөрүе авыр булган урамда...
-
Азнакай салым инспекциясе район халкы өчен Ачык ишекләр көне уздыра
Агымдагы елның 1 декабрендә физик затларның милекләренә салым түләү вакыты чыга. Кайберәүләр инде күптән кулларына квитанцияләр алып, аны түләп тә куйдылар, кемнәргәдер салым хезмәтеннән хатлар килеп җитмәскә дә мөмкин. Халыкның барлык сорауларына ачыклык кертү йөзеннән Азнакай салым инспекциясе 18 ноябрьдә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, 19 ноябрьдә 8.00-16.00 сәгатьләрдә Ачык ишекләр көне уздыра....
-
Азнакай укучылары, ашыгыгыз, Әниләр көненә багышланган бәйге иншаларын кабул итү тәмамлана
АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм "МАЯК" ГАЗЕТАСЫ Азнакай районы мәктәпләре укучылары арасында Әниләр көненә багышланган бәйге игълан иткән иде. Ашыгыгыз, бәйге иншаларын кабул итү инде бу якшәмбедә - 20 ноябрьдә тәмамланачак. Синең әниең турында бар дөнья беләчәк! Әни - һәркем өчен иң кадерле һәм иң якын кешедер. Син исә үз әниеңне гадәти...
-
Азнакай терлекчеләре сөт кимүгә юл куймаска тиеш
Азнакай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, чәршәмбе көнне район буенча бер көнгә савып алынган тулаем сөт 94 тонна тәшкил итә. Бер сыерга 12,1 литр сөт савып алынган. Кызганычка каршы, районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт савып алу темплары кими бара. Алдагы көн белән чагыштырганда район буенча...
-
Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга
Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада суррогат алкоголь белән агуланучылар саны кимүдә тотрыклы тенденция күзәтелүен билгеләп үтә. Моңа нигездә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүдә ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасын гамәлгә кертү...