СӘЛАМӘТЛЕК
Иң зур ай булган төндә Актүбәнең психоневрологик диспансерына 4 авыруны китергәннәр
Соңгы вакытта безне табигать бар яклап сыный. Бер җылытып, бер суытып, карлы яңгырларын да биреп, аяк астын йөри алмаслык бозлавык итте. Азнакайда соңгы 3 көндә ашыгыч ярдәмгә 200дән артык шалтырату булган. Аяк-кулларын сындырган, тайдырган, баш мие селкенгән 5 азнакайлыга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән.
Айнык кешегә дә йөрүе авыр булган урамда...
Соңгы вакытта безне табигать бар яклап сыный. Бер җылытып, бер суытып, карлы яңгырларын да биреп, аяк астын йөри алмаслык бозлавык итте. Азнакайда соңгы 3 көндә ашыгыч ярдәмгә 200дән артык шалтырату булган. Аяк-кулларын сындырган, тайдырган, баш мие селкенгән 5 азнакайлыга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән.
Айнык кешегә дә йөрүе авыр булган урамда егылып яткан 4 исерекнең дә гомере саклап калына.
14 ноябрьдә айны җир шарына иң якын ноктада күреп куансак (әлеге күренеш соңгы тапкыр 70 ел элек күзәтелгән), ә менә психика белән бәйле авырулылар аның тискәре йогынтысын сизгән: 4 авыруны ашыгыч ярдәм Актүбәдәге диспансерга илткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев