Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай терлекчеләре сөт кимүгә юл куймаска тиеш

Азнакай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, чәршәмбе көнне район буенча бер көнгә савып алынган тулаем сөт 94 тонна тәшкил итә. Бер сыерга 12,1 литр сөт савып алынган. Кызганычка каршы, районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт савып алу темплары кими бара. Алдагы көн белән чагыштырганда район буенча...

Азнакай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, чәршәмбе көнне район буенча бер көнгә савып алынган тулаем сөт 94 тонна тәшкил итә. Бер сыерга 12,1 литр сөт савып алынган.

Кызганычка каршы, районыбызның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сөт савып алу темплары кими бара. Алдагы көн белән чагыштырганда район буенча 500 литр сөт кимегән.

Район буенча сөтне арттыруда үзләреннән саллы өлеш керткән "Союз-Агро", "Марс", "Габдрахманов Л.Г.", "Чатыр тау", "Таллы Бүләк", "Тукай","Азнакай" АФ" хуҗалыкларыннан аермалы буларак, " Победа", "Кәлимуллин И.А.", "Герой Кәримов Ф.Ш," (Чалпы), "Чалтаймас", " Шәвәлиев З.Г.", "Мөстәкыймов ис.", "Стәрле" хуҗалыкларының бер сыерга савып алган сөт күләме кәҗә сөтенә тиң. Бүген " Тукай" хуҗалыгында хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында терлекчелек тармагына багышланган семинар уза.

"Сөт кимүгә ни өчен юл куелган? Әлеге тармакны табышлы итү юнәлешендә ниләр эшләргә? Семинарда хәл ителәсе иң җитди сораулар әнә шулар.

Сөт көндәлеге

Хуҗалык исеме

Баш саны

Бер көнгә сауган сөт, кг

Бер сыерга сауган сөт

мәгълүматлар 16 ноябрьгә

16 ноябрьгә

"Союз-Агро" ҖЧҖ

2070

32585

15,7

"Марс" ҖЧҖ

500

6915

13,8

КФХ Габдрахманов Л.Г.

100

1350

13,5

"Чатыр тау" ҖЧҖ

50

658

13,2

"Таллы Бүләк" АХҖК

190

2508

13,2

"Тукай" ҖЧҖ

278

3340

12,0

"Азнакай" АФ " ҖЧҖ

2225

24656

11,1

КФХ Закирова Л.Ә.

110

1133

10,3

КФХ Корбанов И.В.

110

1000

9,1

"Стәрле" ҖЧҖ

110

920

8,4

"Мөстәкыймов ис." ҖЧҖ

176

1380

7,8

КФХ Шәвалиев З.Г.

210

1450

6,9

"Чалтаймас" ҖЧҖ

177

1200

6,8

"Каримова Ф.Ш. ис." (Чалпы)

298

1914

6,4

КФХ Кәлимуллин И.А.

200

1210

6,1

"Победа" ҖЧҖ

200

1000

5,0

Башка фермерлар

762

10501

13,8

Район буенча

7766

94020

12,1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай терлекчеләре сөт кимүгә юл куймаска тиеш