16 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда бер хатын машина тәгәрмәчләре урлаган
Азнакайда бер хатын машина тәгәрмәчләре урлаган Без хатын-кызларның машина йөртүенә дә, көчле затлар башкарырга тиешле хезмәтләрне башкаруларына да күнегеп беттек. Әмма, ни кызганыч, җинаятьләр кылуда да гүзәл затлар ир-атлардан калышмый бүген. Узган атнада Чемодур авылындагы йорт кырына куелган машинадан 3 кышкы тәгәрмәч, инструментлар урлыйлар. Оператив-тикшерү вакытында угрының Актүбә бистәсендә яшәүче...
-
Иртәгә Азнакайда 32 градуска кадәр салкын булуы ихтимал
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, ял көннәрендә һава температурасы 32 градуска кадәр салкын булачак. Иртәгә, 17 декабрьдә иртән һәм көндез кар яву ихтималы бар. Урыны-урыны белән буран булачак. Җил - көнбатыштан. Көндез 32 градус салкын булуы көтелә. Якшәмбегә исә көн бераз җылыта. Синоптиклар 18 декабрьдә иртән...
-
Яңа ел табынына шәраб сайлыйбыз: сыйфатлы продукциянең фальсификаттан дүрт аермасы
Кибет, ресторан һәм кафеда ялган продукциягә ничек юлыкмаска? Яңа елда бәйрәм кәефе бозылмасын дисәк, табындагы ризыкларның сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Сүз шулай ук исерткеч эчемлекләр хакында да бара. Сорау артуын сизеп, фальсификат җитештерүчеләр дә активлашты. Дәүләт тарафыннан аларга базарга юлны ябу өчен барлык чаралар күрелсә дә, җинаятьчеләр барыбер әмәлен таба....
-
Азнакайда үз әтисен үтергән җинаятьче җәзага тартылды
Азнакай шәһәр прокуратурасы беркайда да эшләмәүче, элек тә суд җаваплылыгына тартылган 44 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады. Бу елның 4-5 августында гр.Л. үз әтисенең фатирында була. Әтисенең улына аның эшләмәве, спиртлы эчемлекләр куллануы хакында искәртеп торуы бер дә ошамый һәм ике арада бәхәс куба. Улы шкафтан чүкеч ала һәм...
-
Азнакай шагыйре Нур Әхмәдиев юбилейлар елына нокта куя
Өч олпат әдип - Илдус Гыйләҗев, Марсель Галиев һәм Нур Әхмәдиев - районыбызның гына түгел, татар халкының күрке һәм горурлыгы. Быел алар җиденче дистәләрен түгәрәкләделәр. Елны Илдус Гыйләҗев белән башлап, Марсель Галиев белән дәвам итеп, Нур Әхмәдиев белән төгәллибез. 18 китап, дүрт томлык сайланма әсәрләр авторы, 130 артык шигыренә көй...
-
Азнакайның «Йолдызчык» бакчасында көн дә бәйрәм
Шәһәребезнең 6 нчы «Йолдызчык» балалар бакчасында "Үзенчәлекле бала" төркеме бар. Инвалидлар декадасы уңаеннан монда һәр көнне диярлек күңелле чаралар уза. Башка төркемнәргә йөрүчеләр "Куян кызы", "Шалкан" әкиятләрен күрсәтәләр, "Серле кар бөртекләре" биюен башкаралар, җырлар, шигырьләр сөйлиләр. Резеда Шәрипова
-
Азнакайда инглиз теле атналыгы бара
Район мәктәпләрендә инглиз теле атналыгы бара. Бүген Азнакай 5 нче урта мәктәбенә гимназия укучылары кунакка килде. Биредә алар атналык кысасында уртак чара үткәрделәр. - Инглиз телен балалар бакчасыннан ук өйрәнәм. Бары "бишле"ләргә генә укыйм. Укытучыбыз Резеда Ренатовна дәресләрен көтеп алабыз. Бик кызыклы һәм кирәкле фән дип исәплим, - ди 5...
-
Азнакай данын “Тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары” яклаячак
Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында "Тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары - 2016" республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Ул әле беренче елын гына үткәрелә. Барлык шәһәр, авыл һәм Актүбә бистәсе мәктәпләре арасында Азнакай 5 нче урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Әминә Ганиева беренче урынны яулады. Ул...