Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда инглиз теле атналыгы бара

Район мәктәпләрендә инглиз теле атналыгы бара. Бүген Азнакай 5 нче урта мәктәбенә гимназия укучылары кунакка килде. Биредә алар атналык кысасында уртак чара үткәрделәр. - Инглиз телен балалар бакчасыннан ук өйрәнәм. Бары "бишле"ләргә генә укыйм. Укытучыбыз Резеда Ренатовна дәресләрен көтеп алабыз. Бик кызыклы һәм кирәкле фән дип исәплим, - ди 5...

Район мәктәпләрендә инглиз теле атналыгы бара. Бүген Азнакай 5 нче урта мәктәбенә гимназия укучылары кунакка килде. Биредә алар атналык кысасында уртак чара үткәрделәр.

- Инглиз телен балалар бакчасыннан ук өйрәнәм. Бары "бишле"ләргә генә укыйм. Укытучыбыз Резеда Ренатовна дәресләрен көтеп алабыз. Бик кызыклы һәм кирәкле фән дип исәплим, - ди 5 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Аделина Гатауллина.

Айгиз Вәлиев исә олимпиадаларда да катнашып, белемен чарлый.

- Балаларны кече яшьтән үк өйрәтсәң чит телгә, алар аны тизрәк үзләштерәләр. Уеннар уйнарга, җырларга, шигырьләр ятларга, инценировкалар куярга, мультфильмнар карарга яраталар. Дәрестән соң түгәрәккә калып та белемнәрен арттыралар, - ди гимназия укытучысы Гүзәлия Мирсияпова.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда инглиз теле атналыгы бара