Азнакай шагыйре Нур Әхмәдиев юбилейлар елына нокта куя
Өч олпат әдип - Илдус Гыйләҗев, Марсель Галиев һәм Нур Әхмәдиев - районыбызның гына түгел, татар халкының күрке һәм горурлыгы. Быел алар җиденче дистәләрен түгәрәкләделәр. Елны Илдус Гыйләҗев белән башлап, Марсель Галиев белән дәвам итеп, Нур Әхмәдиев белән төгәллибез. 18 китап, дүрт томлык сайланма әсәрләр авторы, 130 артык шигыренә көй...
Өч олпат әдип - Илдус Гыйләҗев, Марсель Галиев һәм Нур Әхмәдиев - районыбызның гына түгел, татар халкының күрке һәм горурлыгы. Быел алар җиденче дистәләрен түгәрәкләделәр. Елны Илдус Гыйләҗев белән башлап, Марсель Галиев белән дәвам итеп, Нур Әхмәдиев белән төгәллибез.
18 китап, дүрт томлык сайланма әсәрләр авторы, 130 артык шигыренә көй язылган Нур абый иҗаты үзенең тирән лирик кичерешләре һәм нечкә юморы белән җәлеп итә.
Әсәй авылында туып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алып, хезмәт юлын Сарлы мәктәбендә башлый ул. Аннан комсомолда, җирле радиода тапшырулар оештыручы, "Азнакайнефть" идарәсенең курслап укыту комбинаты директоры булып эшли.
1984 елда гаиләсе белән Әлмәткә күчә. Югары әдәби курслар тәмамалый. Әлмәт Язучылар оешмасын җитәкли. Озак еллар нефтьчеләрнең "Хәзинә" газетасы баш мөхәррире була.
Нур Әхмәдиев - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Р.Төхбәтуллин исемендәге һәм "Рухият" рухи яңарыш фонды премияләре лауреаты.
"Бала вакытта язучы булу теләге ике ятып бер төшемә дә кереп караган нәрсә түгел иде. Шулай да дүртенче сыйныфта укыганда бер шигырь язып карадым. Ул үземнән ике сыйныф түбән укыган, ара-тирә «икеле»ләр дә алгалаган бер малай турында иде. Ояла-ояла аны класс җитәкчебез Рабига апага күрсәтәсе иттем. Ул исә, мине канатландырып, аны стена гәзитәсенә урнаштыртты. Мәктәп гөр килде. Ул чакта мин үземне дөньяда иң яхшы шигырь язганмындыр дип уйладым. Ләкин күңел тантанасы көтелмәгәнчәрәк тәмамланды: беркөнне дәрестән кайтып барганда «шигырь героемның» әнисе мине кибет янында очратты да, нигә минем улымны мыскыл итеп шигырь яздың, дип, нык кына колагымны борды. Еллар узгач аңладым: бу минем беренче шигыремнең «гонорары» булган икән", - дип яза үзенең балачак истәлекләрендә шагыйрь.
Мөгаен, шагыйрь турында аның шигырьләреннән дә яхшырак сөйләүче юктыр.
Әсәй авылы җыры
Гомер буе ике ут эчендә -
Җаным синдә, тәнем еракта.
Кайтам диеп һаман
Хыялымда янам,
Өмет утым тарта бу якка.
Синнән гүзәл җирләр юк шул, Әсәй,
Әйтмәсәң дә ул бит билгеле.
Мәхәббәтем кошы,
Безнең бишек шушы,
Бишегеңне сагынып кил инде!
Таң атканда яңгыраган җырлар
Үзәкләрне ник бик өзә соң?
Үткәннәргә дәшик,
Кайтмас микән яшьлек,
Минсез, авыл, ничек түзәсең?
Яшьлегемнең урамнары буйлап
Кайсы буын ничек үтмәгән.
Җырлап узган чаклар,
Их, көнләште ятлар -
Ул көн әле ерак китмәгән.
Киткәнче үк сагындырасың син,
Тылсымыңда эреп калам мин.
Һәрчак шулай була:
Сагыш һәм наз тула,
Күңелдәген әйтеп салалмыйм.
Ераклардан бер өн ишетелсә,
Мин булырмын, бел син, авылым.
Чигәләрдә бәсләр,
Керфекләрдә яшьләр,
Бу кайтудан китми калырмын.
Пәйгамбәр булгач
Мин пәйгамбәр булып күккә аштым,
Җирдәгеләр көлеп калдылар.
Алар көлде,
Фәрештәләр исә
Колач җәеп каршы алдылар.
Оҗмахларны күрдем,
Гыйбрәт өчен
Тәмугын да кереп карадым.
Хур кызлары махсус концерт куйды,
Ходай Тәгаләгә ярадым.
Җиде катын күкнең иңләп йөрдем,
-Кал, - диделәр, - бул син үлемсез!
Ялгызыма үлемсезлек нигә?
Дусларымнан башка күңелсез,
Юк, түгел мин, түгел күремсез.
Артык рәхәтлеккә түзә алмый,
Үлә яздым эчеп пошканнан.
И, Тәңрем, кабат җиргә төшер
Һәм аерма мине дошманнан,
Һич аерма мине дошманнан...
Язмыш сабагы
Сабырлыкның ничә канаты,
Ничә тапкыр язмыш канатты.
Канат сынды диеп тормады,
Вакытында тагын таң атты.
Вакытында килде җәе дә,
Җылы җилләр исте кирәктә.
Кирәк чакта кыйнап, иркәләп
Язмыш безгә сабак өйрәтә.
Парлап яшәүләре ямьлерәк
Чатыр тауга менеп, чия җыйдым,
Тулып пешкәннәрен сайладым.
Сандугачым, син дә ялгыз мәллә,
Бигрәкләр моңлы сайрадың?
Чатыр тауга менеп, җиләк җыйдым,
Сайлап җыйдым бары кызылын.
Кайсы тарафлардан эзләргә соң
Мәхәббәтнең сүнмәс йолдызын?
Чатыр тауның җыйдым бөрлегәнен,
Куе абаганы аралап.
Сөю белән, зинһар, шаярмагыз -
Хәтәр җилләр тора сагалап.
Чатыр тауга менеп, юа җыйдым,
Аның юалары тәмлерәк.
Ялгыз тормыш - тоташ сагыш кына,
Парлап яшәүләре ямьлерәк.
Сакланыгыз!
Рәнҗетсәләр, ни эшләргә белмим,
Шунда күкләр юатып дәшә:
- Гаҗәпләнмә, шагыйрь, кешеләрдә
Явызлык һәм намус - янәшә.
Адәм углы җирдә яшәгәндә,
Әшәкелек бер дә бетмәстер.
Тик явызлык кына кылганнарны
Күк тә, гүр дә кабул итмәстер.
Ярый әле Кеше булганмын
Сокланам мин кыя ныклыгына,
Дулкыннарның кыргый көченә.
Табигатьнең авызлыксыз чагы
Аваздаштыр минем хисемә.
Болыт аклыгына хәйран калам,
Сандугачлар җырлый - сокланам.
Минем өчен дөнья һаман да яшь,
Сулар агуыннан туктаган.
Гел сокланып карыйм дөньяга мин,
Көнләшсәм дә, матур көнләшәм.
Шатлык ташыганда дусларыма
Былбыл теле белән эндәшәм.
Матурлыкның Дон Кихоты кебек,
Тәпи баскан көннән юлда мин.
Һәр иртәдә торып шөкер итәм:
Әле ярый Кеше булганмын,
Әле ярый шундый булганмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев