Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда үз әтисен үтергән җинаятьче җәзага тартылды

Азнакай шәһәр прокуратурасы беркайда да эшләмәүче, элек тә суд җаваплылыгына тартылган 44 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады. Бу елның 4-5 августында гр.Л. үз әтисенең фатирында була. Әтисенең улына аның эшләмәве, спиртлы эчемлекләр куллануы хакында искәртеп торуы бер дә ошамый һәм ике арада бәхәс куба. Улы шкафтан чүкеч ала һәм...

Азнакай шәһәр прокуратурасы беркайда да эшләмәүче, элек тә суд җаваплылыгына тартылган 44 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады. Бу елның 4-5 августында гр.Л. үз әтисенең фатирында була. Әтисенең улына аның эшләмәве, спиртлы эчемлекләр куллануы хакында искәртеп торуы бер дә ошамый һәм ике арада бәхәс куба. Улы шкафтан чүкеч ала һәм әтисен кыйный башлый. Моннан кала җинаятьче законсыз рәвештә үзенең таныш хатынының фатирына үтеп керә, ут төртә. Нәтиҗәдә, зыян күрүченең 47 мең сумлык милке юкка чыга.

Суд барышында гр. Л. фатирга законсыз үтеп керү очрагын гына таный, калганнары буенча үзен гаепле дип санамый һәм китергән зыян суммасын да түләми. Суд аны каралган барлык маддәләр буенча да гаепле дип тапты һәм 14 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде. Җинаятьче җәза срогын катгый режимдагы колониядә узачак. Биредә әлбәттә гаепленең элек тә аеруча авыр җинаять кылуы да исәпкә алынды. Суд карары закон көченә кермәде әле.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда үз әтисен үтергән җинаятьче җәзага тартылды