16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сөт продукциясенең сату бәясе Азнакай районы авыл халкын канәгатьләндерерлек булырга тиеш
Сыер асрап, аның продукциясен сату - авыл кешесе өчен яхшы табыш чыганагы. Соңгы елларда Азнакай авылларында сыерларның баш саны артуы да моның шулай икәнлеген раслый. Тик базарларда һәм кибетләрдә сөт бәясе көннән-көн артып торганда, шәхси хуҗалыклардан сатып алу хакы бик үк югары күтәрелми. - Халыкны алдарга юл куелмаячак. Ит-сөт җитештерү...
-
Азнакайда эшкә алучы хезмәт хакын бирмәсә, штраф түләячәк - Прокуратура
Бу елның 3 октябрендә гамәлгә кергән 272 нче Федераль закон нигезендә эш бирүчеләр өчен административ һәм матди җаваплылык көчәйтелде, шул исәптән хезмәт хакын түләү вакытын билгеләүдә дә. РФ административ хокук бозулар турында кодексның (КоАП) 5.27 маддәсенең 6 нчы часте буенча хезмәт хакын бирмәгәндә, үзвакытында һәм тулысынча түләмәгәндә, яки башка хокуксыз...
-
Азнакайда кошлар күргәзмәсе узды
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә "Кошлар дөньясы" күргәзмәсе оештырылды. Әлеге иҗади проектны тормышка ашыруда укучылар да, ата-аналар да, педагоглар да тырышлык куйды. Җир йөзендә 8580 төрдә кошлар бар, безнең Татарстанда аларның исәбе 295 кә җитә. Кошлар - безнең дусларыбыз. Алар ураманнарны, бакчаларны корткычлардан саклыйлар, матур җырлары белән илһамландыралар. Бу проектның...
-
Мирсәгыйть Вахитов: "Гариф бабай башы белән багана чокырына төшеп китә..."
Редакциябезгә бер көнне бер төргәк мәзәкләрен тотып Мирсәгыйть ага Вахитов килеп керде. Ул тумышы белән Митрәй авылыннан булып, бүгенге көндә тормыш иптәше Рәмзия белән Сәпәйдә яши. "Нефтемаш" заводында баш инженер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Мирсәгыйть ага буш вакытында балык тотарга, шигырьләр, мәзәкләр язарга да ярата. Аларның берничәсен укучыларыбыз игътибарына...
-
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Азнакай районында бу атнада да узачак
Районыбызда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Аның чираттагысы 19 ноябрь, шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең "Шифа" сәүдә үзәге һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында булачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!
-
Азнакайда "Маяк" газетасының район тормышында тоткан әһәмиятен билгеләделәр
Азнакай районының иҗтимагый совет әгъзаларының хезмәт коллективларындагы, авыл биләмәләрендәге очрашулары хакында газетабыз битләрендә әледән-әле яктыртып киләбез. Шушы көннәрдә совет активистлары үзебездә, ягъни редакциядә дә кунакта булып китте. Әнәс Исхаков җитәкчелегендәге делегация редакция тормышы, хезмәткәрләрнең эш шартлары белән танышканнан соң, узган ел газетабызның 85 еллык юбилее уңаеннан ачылган музейга үтте. Биредә...
-
Азнакай районының сөт чишмәсен кем ничек баета?
Районыбыз терлекчеләре көнгә 94,5 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Бүгенге көндә терлекчелек тармагын табышлы итү юнәлешендә бар мөмкинлекләрне барлау таләп ителә. Моның өчен малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм, әлбәттә, терлекләрне энергиягә бай, сыйфатлы...