Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда "Маяк" газетасының район тормышында тоткан әһәмиятен билгеләделәр

Азнакай районының иҗтимагый совет әгъзаларының хезмәт коллективларындагы, авыл биләмәләрендәге очрашулары хакында газетабыз битләрендә әледән-әле яктыртып киләбез. Шушы көннәрдә совет активистлары үзебездә, ягъни редакциядә дә кунакта булып китте. Әнәс Исхаков җитәкчелегендәге делегация редакция тормышы, хезмәткәрләрнең эш шартлары белән танышканнан соң, узган ел газетабызның 85 еллык юбилее уңаеннан ачылган музейга үтте. Биредә...

Азнакай районының иҗтимагый совет әгъзаларының хезмәт коллективларындагы, авыл биләмәләрендәге очрашулары хакында газетабыз битләрендә әледән-әле яктыртып киләбез. Шушы көннәрдә совет активистлары үзебездә, ягъни редакциядә дә кунакта булып китте.
Әнәс Исхаков җитәкчелегендәге делегация редакция тормышы, хезмәткәрләрнең эш шартлары белән танышканнан соң, узган ел газетабызның 85 еллык юбилее уңаеннан ачылган музейга үтте. Биредә тупланган бай материал, тарихи әһәмиятле документлар, журналистлар төрле дәверләрдә кулланган, хәзер инде сирәк очрый торган экспонатларга әйләнгән әйберләр аларда зур кызыксыну уятты.
Заманча эшләнгән конференцияләр залында иҗтимагый совет үзенең чираттагы күчмә утырышын уздырды. Нигездә газетаның район сулышын яктыртудагы роле, киләсе елга аңа язылу барышына багышланган бу сөйләшүне район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды.
Газетаның йөзен, эчтәлеген яхшырту буенча кызыклы гына тәкъдимнәр дә әйтелеп, без, редакциянең иҗат коллективы, алар өчен бик рәхмәтле калдык. Алга таба да шулай бер-беребезне аңлап, бергә-бергә эшләргә, аралашып яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда "Маяк" газетасының район тормышында тоткан әһәмиятен билгеләделәр

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда "Маяк" газетасының район тормышында тоткан әһәмиятен билгеләделәр