Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эшкә алучы хезмәт хакын бирмәсә, штраф түләячәк - Прокуратура

Бу елның 3 октябрендә гамәлгә кергән 272 нче Федераль закон нигезендә эш бирүчеләр өчен административ һәм матди җаваплылык көчәйтелде, шул исәптән хезмәт хакын түләү вакытын билгеләүдә дә. РФ административ хокук бозулар турында кодексның (КоАП) 5.27 маддәсенең 6 нчы часте буенча хезмәт хакын бирмәгәндә, үзвакытында һәм тулысынча түләмәгәндә, яки башка хокуксыз...

Бу елның 3 октябрендә гамәлгә кергән 272 нче Федераль закон нигезендә эш бирүчеләр өчен административ һәм матди җаваплылык көчәйтелде, шул исәптән хезмәт хакын түләү вакытын билгеләүдә дә. РФ административ хокук бозулар турында кодексның (КоАП) 5.27 маддәсенең 6 нчы часте буенча хезмәт хакын бирмәгәндә, үзвакытында һәм тулысынча түләмәгәндә, яки башка хокуксыз гамәлләр өчен җаваплы затларга - 10-20 мең; эшмәкәрләргә - 1 меңнән 5 меңгә кадәр; юридик затларга - 30-50 мең күләмендә штраф каралган. Әлеге өлкәдә хокук бозуларны кабатлаган җаваплы затлар - 20-30; шәхси эшмәкәрләр - 10-30 мең; юридик затлар -50-100 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкиннәр.

Шулай ук РФ Хезмәт кодексының 136 нчы маддәсе 6 нчы частендә дә хезмәт хакын түләү вакытын билгеләүдә үзгәрешләр бар. Хезмәт хакын түләүнең конкрет датасы эчке хезмәт тәртибе, коллектив яки хезмәт килешүе буенча билгеләнә һәм ул исәпләнгән чордан соң 15 календарь көннән дә соңга калмаска тиеш .

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда эшкә алучы хезмәт хакын бирмәсә, штраф түләячәк - Прокуратура

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эшкә алучы хезмәт хакын бирмәсә, штраф түләячәк Прокуратура