Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мирсәгыйть Вахитов: "Гариф бабай башы белән багана чокырына төшеп китә..."

Редакциябезгә бер көнне бер төргәк мәзәкләрен тотып Мирсәгыйть ага Вахитов килеп керде. Ул тумышы белән Митрәй авылыннан булып, бүгенге көндә тормыш иптәше Рәмзия белән Сәпәйдә яши. "Нефтемаш" заводында баш инженер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Мирсәгыйть ага буш вакытында балык тотарга, шигырьләр, мәзәкләр язарга да ярата. Аларның берничәсен укучыларыбыз игътибарына...

Редакциябезгә бер көнне бер төргәк мәзәкләрен тотып Мирсәгыйть ага Вахитов килеп керде.

Ул тумышы белән Митрәй авылыннан булып, бүгенге көндә тормыш иптәше Рәмзия белән Сәпәйдә яши. "Нефтемаш" заводында баш инженер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Мирсәгыйть ага буш вакытында балык тотарга, шигырьләр, мәзәкләр язарга да ярата. Аларның берничәсен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә булдык.

Көчле тавышлы тапкыр Гариф

Митрәй авылында безгә биш өй аша яшәүче кечкенә генә буйлы Гариф бабай басу каравылчысы булып эшли иде. Аның тавышы шулкадәр көчле ки, авылның бер башындагы басудагы казларга кычкырса, икенче баштагы басуга кергән казлар да очып чыгалар иде.

Ул заманда электр уты юк иде әле. Керосин лампасында бер-беребезгә кич утырырга керә идек. 1960 нчы елларда электр линияләрен сузу өчен урамда багана чокырлары казый башладылар. Билгеләнгән урыннарда аларны яшәүчеләр үзләре көрәк белән казыдылар.

Бездә чираттагы кич утырудан соң, көзге караңгы төндә Гариф бабай кайтканда балчык өеменә абынып, башы белән багана чокырына төшеп китә. Тапкыр бабай югалып калмый, чокырның янгын сүндерүче булып эшләүче Сәгыйрь абыйлар турында булуын абайлап бар көченә: "Пожар! Пожар!" дип кычкыра икән. Аның көчле тавышын ишетеп, йөгереп чыккан Сәгыйрь ага аны аякларыннан тартып чыгарган.

Кияүгә чыкмасам, белерсез әле

Дүртенче сыйныфта укучы кыз кич белән апасына ияреп клубка чыгарга тели. Әтиләре рөхсәт итмәгәч, үпкәләп бүлмәсенә кереп китә. Әнисе янына керсә, елап утыра икән: "Менә кияүгә чыкмый калсам, белерсез әле", - ди икән.

Нинди һөнәр беләсең?

Укытучылары беренче сыйныфка килгән балаларның нинди һөнәрләр белүен сынап карарга була. Нәниләрнең кайсы шигырь сөйли, кайсы әкият. Арадан берсе мин җырлыйм, дигән дә суза да башлаган:

Стаканның төбе сырлы.

Тоткасы юк тотарга.

Дус-ишләрең җырлап биргәч,

Җиңел була йотарга...

Хәрефле аш

Безнең күршедә бик уңган, таләпчән Мәхтүмә әби яши. Шул әби җиденче сыйныфта укыган абыйга йомыш кушкан. Ә эшне башкаргач, әби аны ашарга чакырган. Ул вакытта сатуда хәрефләр формасындагы токмачлар була иде. Хәреф токмачлы сөтле ашны ашаганнан соң, абый әйтеп куйган: "Мәхтүмә әби, монда "Б" хәрефле токмач та бар, мичтә бәлеш тә бардыр әле..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мирсәгыйть Вахитов: