15 июль 2015 яңалыклары
-
Мостафин Илгизәр Мияссәр улын 65 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез
Үрнәк авылында туып үскән, хәзерге вакытта Яңа Юл бистәсендә яшәүче, безнең өчен кадерле булган Мостафин Илгизәр Мияссәр улын 65 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Куанычлы озын гомер, сәламәтлек, бәхет - шатлыклар телибез. Бергә тапкан малларыбызның рәхәтен, балаларыбызның, оныкларыбызның игелеген күреп, бер-беребезгә кирәк һәм терәк булып, һәр туган көнгә...
-
Азнакайда комбайннар парады узды
Нинди дә булса мөһим эшне башлар алдыннан: (чәчү булсынмы ул, терлек азыгы хәзерләүме...) муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ветераннар белән берлектә эшкә хәзерлек белән танышып чыга. Ул районыбызда матур традициягә әйләнде. Менә 15 июльдә дә, уракка санаулы гына көннәр калгач, шундый төркем хуҗалыкларда...
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
Азнакайлылар уракка әзер
Табигать шартлары авыл хуҗалыгы хезмәткәрен сынапмы сыный. Башта аномаль эсселек. Аннан көтеп алган яңгырлары да туктамый ява башлады. Җитмәсә, җил, гарасат та шактый гына зыян салырга өлгерде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре кышка малкайларга терлек азыгы хәзерли алалармы? Игенкәйләрнең торышы ничек ? Әнә шундый сораулар белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка...
-
Исерек килеш руль артына утырганнарны 1 июльдән төрмә көтә
1 июльдән исерек килеш машина йөртүчеләрне төрмәгә утырталар икән дип ишеттем. Шулар турында аңлатыбрак язмассызмы икән? Гадел Мияссәров. Әлеге хатка җавап сорап ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Сирин Раймановка мөрәҗәгать иттек һәм түбәндәге җавапны алдык: - Хәзер салмыш килеш рульгә утырыр алдыннан машина йөртүчеләр мең кат уйлар, мөгаен. Чөнки 1 июльдән башлап...
-
Якташларыбыз Азнакайга кайта
Туган җир, туган авыл, кайларда гына яшәсәң дә, сагындырып, үзенә дәшеп тора. Бигрәк тә югалган авылларын җирси, юксына кешеләр. Туып-үскән җирләренең саф һавасын сулап, якыннары рухына дога кылырга дип 18 июльдә 13 сәгатьтә Буралы авылы Сабан туе мәйданында Буралы, Ташлыяр, Отруб (Мантымас, тагын Кызыл Чишмә дип тә йөртелгән), Кызыл Йолдыз...
-
Азнакайда Президент программасы буенча яңа балалар бакчасы ачылачак
Рәхәт хәзер, балалар бакчасына электрон чиратка басасың да, миннән узып берәрсе керер дип борчыласы юк, сабыең үскән саен, чиратың якынлаша бара. Ә соңгы елларда мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә кытлык сизелеп кими, чөнки республикабызда «Балалар бакчалары төзелеше» дигән Президент программасы эшли. Гомумән, җөмһүриятебездә социаль юнәлештә шундый 30 программа тормышка ашырыла һәм балалар...
-
Азнакай район терлекчеләре көнгә 121 тонна сөт савып алалар
Районыбыз терлекчеләре көнгә 121 тонна сөт (бер сыерга көнгә 16 кг) савып алалар. Азнакайлылар республика күләмендә алдынгылар рәтендә: 8 нче урында баралар.