15 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар игелек кылырга ашыга #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе тәмамлануга бара
"Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясе тәмамлануга бара. Бу көннәрдә райондашларыбызның анда аеруча активлыгы сизелә. "Маяк" газетасы редакциясендә ташламалы бәядән газетага язылып, башкаларга бүләк ясарга ашыгучылар да артканнан-арта. Әйтик, чәршәмбе иртәсе белән үк килеп, АПТС мастеры Марсель Миргасимов Азнакайда яшәүче икенче төркем инвалид Мөния Шәриповага бүләк ясады - аны район газетасына яздырды....
-
Азнакайда, Район балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый оешмасы лидерлары “Без дуслыкны сайлыйбыз” дигән чара оештыралар
Район балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый оешмасы лидерлары мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен "Без дуслыкны сайлыйбыз" дигән чара оештыралар. Иң беренче булып алар шәһәребезнең 2 нче урта мәктәбендә булдылар. Анда балалар дуслык, тугрылык турында сөйләштеләр, уеннар уйнадылар, биеделәр. Башка лагерьларны да шундый кызыклы очрашу көтә.
-
Язмышлар язылганда "Мине син килеп ал, әтием!"
Арып-талып кибеттән кайтып барган Вәсим абый эскәмиягә чүмәште. Көне дә әйбәт, әзрәк ял да итәрмен дигән абый бер көтү бала-чаганың уйнаганын күрде дә, ямансулап куйды. Күз алдына ирексездән үткәннәр килде. Кайчандыр бердәнбер кызы Гөлнур да, бакчадан кайтканда, шулай уйный иде бит. "Әти, садиктан син килеп ал, яме! Кайтканда паркта кызлар...
-
Азнакайда үткән атнаның нәтиҗәләре һәм киләчәккә максатлар
Якын көннәрдә терлек азыгы хәзерләүне тәмамларга! Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсеь Шәйдуллин авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл җирлекләре башлыклары алдына әнә шундый бурыч куйды. Ул шулай ук барлык оешма-предприятие, учреждениеләр вәкилләрен витаминнарга бай яфраказык әзерләүдә үз өлешен кертергә чакырды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров...
-
Бүген Азнакайда инвалидлар кече Сабантуе уза
Июнь ае Сабантуйларга бай. Бүген шәһәребезнең Сабантуй мәйданында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кече Сабантуй узачак. Аларны кызыклы уеннар, бүләкләр, күңелле концерт программасы көтә.
-
Азнакайлылар юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнә
Бүген гимназия базасында урнашкан мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен "Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм сакла!" чарасы оештырылды. ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков балаларга яктылыкны кире кайтаручы элементлар күрсәтеп, аларны тагу ни өчен мөһим икәнлеген аңлатты һәм җәйге чорда юлда йөрү кагыйдәләре хакында сөйләде. Соңыннан балалар һәм яшь...
-
Азнакайлыларны Магнитогорск җылы кабул итте
Сабантуй күптәннән республикабыз чикләрен узып, илебезнең татарлар яши торган төрле төбәкләренә кадәр барып җитте. Азнакайлылар да елның елында читтәге милләтәшләребезгә халкыбызның матур бәйрәмен бүләк итеп кайталар. Быел безнекеләр Магнитогорск каласына юл тотты. Сабантуй биредә 1996 елдан бирле үткәрелә. Быел алар да, районыбыз кебек, 85 еллык юбилейларын каршылыйлар, шуңа күрә уен-бәйгеләр...