Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны Магнитогорск җылы кабул итте

Сабантуй күптәннән республикабыз чикләрен узып, илебезнең татарлар яши торган төрле төбәкләренә кадәр барып җитте. Азнакайлылар да елның елында читтәге милләтәшләребезгә халкыбызның матур бәйрәмен бүләк итеп кайталар. Быел безнекеләр Магнитогорск каласына юл тотты. Сабантуй биредә 1996 елдан бирле үткәрелә. Быел алар да, районыбыз кебек, 85 еллык юбилейларын каршылыйлар, шуңа күрә уен-бәйгеләр...

Сабантуй күптәннән республикабыз чикләрен узып, илебезнең татарлар яши торган төрле төбәкләренә кадәр барып җитте. Азнакайлылар да елның елында читтәге милләтәшләребезгә халкыбызның матур бәйрәмен бүләк итеп кайталар.

Быел безнекеләр Магнитогорск каласына юл тотты. Сабантуй биредә 1996 елдан бирле үткәрелә. Быел алар да, районыбыз кебек, 85 еллык юбилейларын каршылыйлар, шуңа күрә уен-бәйгеләр ике мәйданда башка елларга караганда күбрәк итеп оештырылган.

Магнитогорск шәһәре башлыгы Виталий Бахметьев якташларын, Татарстаннан, Башкортстаннан килгән кунакларны сәламләп, Сабантуйның халыкара бәйрәмгә әверелүен билгеләп үтте.

Азнакайлылар исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тәбрикләде. Ул изге теләкләрен юллап, Виталий Бахметьевка истәлекле бүләкләр тапшырды.

Ә сәнгать осталарыбыз: "Җанашым" фольклор ансамбле, "Квартет" төркеме, Илназ Динмөхәммәтов, Ландыш Шәрәфиева, Гөлсинә Хафизова, Марат Мозаффаров, Ләйсән Рәфыйкова чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Халык күргәзмә-ярминкәдә Актүбә уенчыкларын, Азнакай курчакларын һәм итекләрен, тәм-томнарын бик яратып сатып алды, төбәкне өйрәнү музее экспонатлары белән танышты.

Спортчыларыбыз да ярышларда сынатмады, Эдуард Усманов көрәштә икенче урынны алды.

- Моңа кадәр Чиләбенең үзенә, узган ел Орскка барган идек. Инде менә данлыклы "Металлург" хоккей командасының төп йортында да чыгыш ясарга насыйп булды. Безне татар-башкорт иҗтимагый җәмгыяте бик җылы каршы алды. Һәр сәяхәт - ул үзеңне күрсәтү генә түгел, тәҗрибә туплау да, хезмәттәшлек урнаштыру да. Татар халкының кайда да югалмавына, уңганлыгына, булганлыгына, мондагы табигатьнең матурлыгына сокланып кайттык, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларны Магнитогорск җылы кабул итте