Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда үткән атнаның нәтиҗәләре һәм киләчәккә максатлар

Якын көннәрдә терлек азыгы хәзерләүне тәмамларга! Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсеь Шәйдуллин авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл җирлекләре башлыклары алдына әнә шундый бурыч куйды. Ул шулай ук барлык оешма-предприятие, учреждениеләр вәкилләрен витаминнарга бай яфраказык әзерләүдә үз өлешен кертергә чакырды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров...

Якын көннәрдә терлек азыгы хәзерләүне тәмамларга! Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсеь Шәйдуллин авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл җирлекләре башлыклары алдына әнә шундый бурыч куйды. Ул шулай ук барлык оешма-предприятие, учреждениеләр вәкилләрен витаминнарга бай яфраказык әзерләүдә үз өлешен кертергә чакырды.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну тырында өч хәбәр алынган. Аларның барсы да урлашу очрагы. Илдар Шакиров күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассызыклады. Юллардагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Җирлегебездә 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда дүрт кеше каза күргән. Унбер кешенең эчкән килеш руль артына утыруы ачыкланган. Алар арасында бер хатын-кыз да бар.

Район башлыгы спиртлы эчемлекләрне законсыз сату мәсьәләсен күтәреп, хокук сакчыларын әлеге юнәлештә активрак эшләргә, әлеге золымнан саклап калуда барлык чараларны күрергә чакырды. Кызганычка каршы, районда ялган аракы белән агулану очраклары да көннән-көн күбәя.

Киңәшмәдә фермадагы малларны караклардан саклау, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү кебек мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда үткән атнаның нәтиҗәләре һәм киләчәккә максатлар