14 июль 2015 яңалыклары
-
Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде
Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде. Аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 28 кеше ачыкланды. Рейд барышында тизлек режимын бозган өчен - 5, куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен - 2, балаларны махсус утыргычтан башка йөрткән өчен - 2, өчен машина тәрәзәсен тонировкалап - караңгылатып йөргән...
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
Азнакайда Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча I турнир үткәрелде
10 июль көнне стадионда "Маяк" газетасы призына легендар шәхес, 1979-1989 елларда КПСС Азнакай шәһәр комитетының 1 секретаре булган Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча I турнир үткәрелде. Бәйгенең газетабыз олуг юбилеен каршылаган көннәрдә уздырылуы бер дә юкка түгел. Октябрь Салих улы район матбугатының ролен һәм әһәмиятен үстерүгә зур өлеш керткән...
-
Азнакайда “Голос” бәйгесе үтте
"Шифа" сәүдә үзәге районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Әле шушы көннәрдә генә балалар өчен янә бер чара - "Голос" бәйгесе оештырдылар. Анда патриотик рухтагы җырлары белән Азамат Миргалиев беренче, Руслан Латыйфуллин икенче, Әминә Рәхимова һәм Элиза Гарипова өченче урыннарны яуладылар. Фото с сайта http://tpkshifa.ru/photo/aznakaevo/golos_deti_aznakaevo/75-2
-
Чалтаймас авылында бу атнада үткәреләсе кече авыл бәйрәме август башына күчерелә
Һава шартларының үзгәреп китүе сәбәпле, Чалтаймас авылында бу атнада үткәреләсе кече авыл бәйрәме август башына күчерелә. Төгәл көне билгеләнгәч, бу хакта газетабыз аша хәбәр итәрбез әле.
-
Азнакай торак-коммуналь хуҗалыгында эш кайный
Чанаңны җәен, арбаңны кышын әзерлә, дигән әйтем кайсы гына чорда да актуаль. Торак өлкәсе өчен дә җәй туктаусыз мәшәкатьләр чоры: җыештырасы, төзекләндерәсе, ремонтлыйсы... Әле ишегалды бәйрәмнәре, башка күңелле чаралар үткәрә торган вакыт та бит әле ул. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов белән әңгәмәбез дә менә шушы эшләр...
-
Азнакайның 18нче балалар бакчасы коллективы “Маяк” – файдалы газета" бәйгесендә җиңү яулады
"Маяк" - файдалы газета Юбилеебыз алдынннан без әнә шундый бәйге игълан иткән идек. Аны газета укучыларыбыз хуплап алды, бәйгедә катнашырга теләк белдереп мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Фотосурәтләр, кул эшләнмәләре күчермәсен интернет-почтабыз аша да юлладылар, редакциягә дә китерделәр. Бәйгедә катнашкан һәркемгә ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тәкъдим ителгән эшләрнең һәркайсын барлап, өйрәнеп, анализ...