13 июль 2015 яңалыклары
-
Азнакайда куркыныч юл-транспорт һәлакәте ике кешенең гомерен өзде
10 июльдә 16 сәгать 35 минутта Туйкә-Митрофановка юлының 20 нче километрында OPEL ASTRA йөртүчесе , юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче куркынычсыз тизлекне сайламый, идарәне югалтып каршы як полосага чыга һәм машина юл кырыена төшеп әйләнә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә автомобильнең бер пассажиры урында ук, икенчесе сырхауханәнең реанимация бүлегендә вафат була. Калган...
-
“Маяк”лылар рәхмәт белдерә
Узган җомга көнне бөтен район бер булып газетабызның 85 еллык юбилеен билгеләп үттек. Без - "Маяк" коллективы, үзебезнең яктан укучыларыбызга, ягъни барлык кала һәм район халкына төрледән-төрле чаралар әзерләсәк, азнакайлылар да безне көтелмәгән бихисап куанычлы сюрпризлар белән шаккаттырдылар. Димәк, без - бербөтен, бер гаилә. Бәйрәмебезгә килгән барлык кунаклар да моның...
-
Азнакай укучылары форумнан тәҗрибә туплап кайтты
Азнакай муниципаль районының төрле мәктәпләреннән олимпиадалар-конкурсларда җиңү яулаган 23 укучы Изге Биләр җирендә - IV Халыкара яшьләр уку-укыту "Сәләт" форумына бару бәхетенә иреште. Алар төрле кызыклы мастер-класслар, тренингларда катнаштылар. Һәр бала күңеленә ошаган дәрестә белем һәм тәҗрибә туплый алды. Темалары да күптөрле: шәхси уныш һәм эффектлылык; уңыш һәм карьера белән...
-
Азнакайлылар уракка әзер
Табигать шартлары авыл хуҗалыгы хезмәткәрен сынапмы-сыный. Башта аномаль эсселек. Аннан көтеп алган яңгырлары да туктамый ява башлады. Җитмәсә, җил, гарасат та шактый гына зыян салырга өлгерде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре кышка малкайларга терлек азыгы хәзерли алалармы? Игенкәйләрнең торышы ничек ? Әнә шундый сораулар белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать...
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
Азнакай балыкчылар клубы балалар өчен бассейнда “балык тоту” буенча күңелле уеннар оештырды
"Маяк" газетасының 85 еллык юбилее бөтен район халкы өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Бу көнне Азнакай балыкчылар клубы балалар өчен бассейнда "балык тоту" буенча күңелле уеннар оештырды. "Нәниләр" уенчык балыкларны тотып мәш килделәр. Бик күңелле булды. Балык тотуда катнашкан сабыйларның (50ләп) барсы да призлы булды, канәгать калдылар ", - ди клуб...
-
Азнакай районы "Маяк" газетасы юбилее халык бәйрәменә әверелде
Узган җомгада иртәдән кичкә кадәр шәһәребез гөрләп торды: 85 ел дәвамында райондашларга бар хәбәр-яңалыкны җиткереп торучы, дөрес юл күрсәтүче, киңәшче һәм сердәшче булган "Маяк" газетасының юбилее чын мәгънәсендә халык - бөтен Азнакай бәйрәменә әверелде. Әлеге тантаналы чарага Казаннан, Төркиядән бик күп дәрәҗәле кунаклар, ут-күршебез Башкортстаннан, республикабыз, районнар матбугат чараларының баш...