12 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда “Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең беренче этабына старт бирелде
(Азнакай, 12 декабрь) Инде шактый еллар республикада "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесе үткәрелеп килә. Мәгълүм булганча, аның беренче этабы урыннарда, ягъни район-шәһәрләрдә уздырыла. Һәр елны Азнакай районының гүзәл затлары аның төрле номинацияләрендә (быел - 10) катнашып, җиңүләр яулап киләләр. Бәйгегә иң-иңнәрне хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар тәкъдим итә. Узган...
-
Азнакай укучылары кытайча сөйләшә башлаган
Кытай белән икътисади элемтәләр соңгы елларда аеруча ныгыды, бу исә аның теле белән кызыксынуны да арттырды.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия Конституциясе көне белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан татарстанлыларны котлады. "Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. 1993 елның 12 декабрендә күпмилләтле Ватаныбызның Төп законы кабул ителде, һәм чирек гасырга якын аның нигезләмәләре яшәешебезнең асылын тәшкил итә. Россия Федерациясе Конституциясе Кешене, аның Хокукларын...
-
Азнакайның музей хезмәткәрләре Бөгелмә шәһәрендә тәҗрибә уртаклаштылар - ФОТО
Азнакай төбәкне өйрәнү музее белгечләре Бөгелмә шәһәрендә узган фәнни-гамәли семинарда катнаштылар. Анда тарихи истәлекләргә таянып, яшь буынга патриотик тәрбия бирү тематикасы күтәрелде. Башта Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее белән таныштык. Аннан соң ТР Мәдәният министрлыгы, Дәүләт музее, районнарның музей белгечләре катнашында әлеге өлкә буенча фикер һәм тәҗрибә уртаклашу татар мәдәният үзәгендә...
-
Азнакайның 2 нче мәктәбендә матур традициягә нигез салынды
Азнакайның 2 нче мәктәбендә матур традициягә нигез салынды - укучылар, укытучылар һәм ата-аналар командалары арасында волейбол ярышлары узды. Өлкән сыйныф укучылары советының әлеге инициативасын Әтиләр советы бик теләп хуплады. Уен бик күңелле узды. Ярыш булса да, бу чара укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне бер-берсе белән берләштерде. Алар мондый уеннарны әниләр белән...
-
Азнакайда туган якны өйрәнүчеләр республика Туриадасына әзерләнә
Азнакай Балалар иҗат үзәгенең туризм һәм туган якны өйрәнү бүлеге өстәмә белем педагогларының методик оешмасы утырышы узды. Анда көнүзәк мәсьәләләр каралды. Шуларның берсе - республика Туриадасында катнашуга әзерлек. Педагоглар анда уңышлы чыгыш ясау өчен район күләмендә балалар арасында күбрәк ярышлар үткәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Шулай ук туристик матди базаны...
-
Азнакай районында балалар өчен 10 хоккей мәйданчыгы эшли
(Азнакай, 12 декабрь) Җирлегебездә хоккей алга киткән спорт төрләреннән санала. Бүген 500 дән артык егет һәм кыз әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Алар Азнакай данын республика гына түгел, Россия күләмендә дә лаеклы яклыйлар. Районыбызда кышкы чорда балаларның буш вакытын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү буенча нәтиҗәле чаралар күрәләр. Бүгенге көндә...