11 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакай эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бәйрәмендә бүләкләнүчеләр күп булды
Азнакай район-шәһәр мәдәният йортында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләреннән тыш, киң җәмәгатьчелек тә килгән иде. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен муниципаль район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин, РФ ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров котлады....
-
Армия сафларына Азнакайдан тагын 16 егетне озаттылар
Ир-егетләребезнең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтләре елдан-ел уңай якка үзгәрә бара. Илебездә, шул уңайдан Азнакайда, патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелү, армиянең дәрәҗәсе арттырылу, хезмәт итү шартлары яхшыртылу үз нәтиҗәләрен бирә. Армиягә бармыйча, аннан качып йөрүчеләр саны кимү дә әнә шул хакта сөйли. Көзге чакырылышта җирлегебездән 94 ир-егет хәрби хезмәткә алыначак. 11 ноябрь...
-
Азнакай шәһәрендә шәхси мунча янган
Соңгы вакытта районда ут чыгу очраклары ешаеп китте. Әле күптән түгел генә Әгерҗе авылында янгын чыккан булса, ай башында Азнакай шәһәрендәге шәхси мунча яна. Янгынны мичнең артык кызуы сәбәпле чыккан дип фаразлыйлар. Янгын шулай ук Актүбә бистәсендәге элекке предприятие бинасында чыга. Сәбәбе - электр җылыткыч приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен...
-
Данил Шәрифуллин Азнакай нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән
Авыр сугыш елларында, 1943 елның 14 ноябрендә Түбән Сукаеш авылында Шәрифуллиннар гаиләсендә төпчек бала булып Данил дөньяга килә. Ул чакта әтисе Газизуллага инде 60 яшь була. Данилның олы абыйлары - Сәмигулла, Нәбиулла, Шәфигулла, Канәгать, Әнвәр - барсы да фронтта. Өйләрендә әтисе һәм калганы барсы да хатын-кыз: Хәтимә, Рәбига, Фәния, Бәрия...
-
"Маяк" журналистлары Азнакайда музей ачачак
Татарстан Журналистлар берлеге республика журналистикасының тарихи музеен ачарга җыена. Бер уңайдан әйтик, безнең "Маяк" редакциясендә дә шундый музейга нигез салынып килә. Бу нәүбәттән инде эш күптән башланып, шактый гына кыйммәтле материаллар туплана. Кызганычка каршы, кайбер борынгырак, тарихи үзенчәлекле әйберләргә кытлык сизелә. Бәлки кемдә дә булса иске мукшер пульты, граммофон яки...
-
Азнакай боксеры Бөтенроссия турнирында беренче урынга лаек булды
Яр Чаллы шәһәрендә узган "SHIFA" Кубогына бокс буенча Бөтенроссия турнирында азнакайлы, "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Артур Хәйруллин беренче урынга лаек булды. Тренеры - Морат Галиев.
-
Азнакайда юл фаҗигасе корбаннарын искә алу уңаеннан митинг үткәреләчәк
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе кысаларында, ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә вафат булганнар искә алына. Рәсми мәгълүматларга караганда, ел саен, юл фаҗигаләре нәтиҗәсендә, җир йөзендә 1 млн 300 мең кеше һәлак була. Бу көнне районыбызда да төрле чаралар уздырыла. Татарстан мәйданында 13 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә юл фаҗигасе...