Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Данил Шәрифуллин Азнакай нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән

Авыр сугыш елларында, 1943 елның 14 ноябрендә Түбән Сукаеш авылында Шәрифуллиннар гаиләсендә төпчек бала булып Данил дөньяга килә. Ул чакта әтисе Газизуллага инде 60 яшь була. Данилның олы абыйлары - Сәмигулла, Нәбиулла, Шәфигулла, Канәгать, Әнвәр - барсы да фронтта. Өйләрендә әтисе һәм калганы барсы да хатын-кыз: Хәтимә, Рәбига, Фәния, Бәрия...

Авыр сугыш елларында, 1943 елның 14 ноябрендә Түбән Сукаеш авылында Шәрифуллиннар гаиләсендә төпчек бала булып Данил дөньяга килә.

Ул чакта әтисе Газизуллага инде 60 яшь була. Данилның олы абыйлары - Сәмигулла, Нәбиулла, Шәфигулла, Канәгать, Әнвәр - барсы да фронтта.

Өйләрендә әтисе һәм калганы барсы да хатын-кыз: Хәтимә, Рәбига, Фәния, Бәрия һәм әнисе Сафия.

Данил кечкенәдән нык бәдәнле, шук малай булып үсә, ни дисәң дә, төпчекләре бит. 1951 елда ул авылдагы мәктәпкә беренче сыйныфка укырга бара. 5-7 сыйныфларны күрше Зур Сукаешка йөреп укый. Ә инде 8 сыйныфтан укуын Тымытык урта мәктәбендә дәвам итә. Ул кечкенәдән игътибар үзәгендә булырга ярата, шуңа да аны класс старостасы итеп сайлыйлар. Нәкъ менә мәктәптә укыганда ул үзенең тәүге мәхәббәтен очрата һәм Дилфияне гомерлек яр итә.

1963 елда алар мәктәпне тәмамлап, Казанга югары белем алырга юл тоталар. Кызның мөгаллимә, ә егетнең нефтьче булуда исәбе. Әмма конкурстан үтә алмыйлар һәм туган якка әйләнеп кайтудан башка чара калмый. Данил "Азнакайнефть" идарәсенең ЦКППНга эшче булып (соңрак оператор) урнаша, ә Дилфияне интернат-мәктәпкә тәрбияче итеп алалар. Бер ел эшләгәннән соң икесе дә хыялларын тормышка ашырып, югары уку йортларына керәләр.

Өченче курста укыганда алар өйләнешә. 1969 елда Данил институтны уңышлы тәмамлап, инженер-лейтенант дәрәҗәсендә гаиләсен алып хәрби хезмәткә китә. Аңа армиядә калырга тәкъдим итсәләр дә, әнисе киңәшен тотып, туган якларына әйләнеп кайта.

Шул рәвешле, 1971 елда алар Актүбәгә кайтып урнаша. Данил "Актүбәнефть"нең ул вакыттагы начальнигы А.Яруллинга эш сорап керә. Аңа ЦКППН җайланмасы операторы эшен тәкъдим итәләр.

Идарә начальнигының технология буенча урынбасары А.Каштанов яшь белгеч белән шәхси әңгәмәдән соң ЦКППНның товар паркы начальнигы урынын тәкъдим итә, Шәрифуллин ризалаша. Алга таба инде ул уңышлы гына карьера баскычыннан өскә үрмәли. Цех начальнигы дәрәҗәсенә үк ирешә.

-Эштә барсы да булды инде: авырлыгы да, уңышлары да. Объектларның теләсә кая таркалган булуы, производствоның күптөрлелеге һәм башка нечкәлек-четереклекләр зур бурычлар йөкләде, тамырдан үзгәрешләр таләп итте, - дип искә ала хәзер Данил Газизулла улы. -Фатирлар юклык, балалар бакчаларына урын булмау, объектларда гади генә көнкүреш шартлары юклык - болар барсы да зур кыенлыклар тудырды.

Менә шунда ул төп нигезнең кадрлар булуын аңлап, кул астына иң ышанычлы, булдыра ала торганнарны туплый башлый. Әтисенең: "Улым, кечкенәләрне кыерсытма, олыларны хөрмәтлә, гадел бул!"- дигән сүзләре дә һәрчак колакта яңгырый.

Тырышлык бушка китми. Цех әкренләп аякка баса. Барлык чараларда катнаша башлап, социалистик ярышларда алдынгы урыннар яулыйлар. Бер үк вакытта үзләре шефлыкка алган хуҗалыкка да ярдәм итәргә вакыт табалар.

Спорт ярышлары, мәдәни бәйгеләрдән дә читтә калмыйлар. Коллектив күчмә байракларга лаек була. Күп кенә хезмәткәрләр хөкүмәт бүләкләренә ия.

-Мин хезмәттәшләрем белән чын күңелдән горурланам, - ди әңгәмәдәшем. - Ни дисәң дә, 1965-1980 елларда белгечләргә кыенгарак туры килде, чөнки нефтьне әзерләү процессы тәүлек әйләнә, туктаусыз барды. Аңа таләпләр каты иде. Ял, бәйрәм көннәрендә дә эшләргә туры килде.

-Сезнең җитәкчелектәге коллектив уңышларының сере нидә? - дип сорыйм аннан.

-Иң беренче нәүбәттә бер-береңә булган ышаныч, ихтирамлы мөнәсәбәт, кайгыртуда. Коллектив алдына куелган бурычларны аңлап, бердәм эшләүдә. Эш урыннарында уңайлы шартлар тудыруда. Хезмәттәшләреңне хөрмәтләү, яратуда, - ди ул һич икеләнмичә.

Фидакарь хезмәте өчен Данил Шәрифуллин "Хезмәт ветераны" медаленә ия, "СССРның нефть сәнәгате отличнигы", "ВДНХ"ның бронза медале хуҗасы, "Татарстанның атказанган нефтьчесе", "Татнефть" ААҖнең почетлы нефтьчесе", берничә еллар уйлап табу һәм рационализаторлык өлкәсе отличнигы, күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Аларның тату гаиләсендә ике бала үскән. Фаил әтисе укыган югары уку йортын тәмамлаган. Альбина шулай ук институт тәмамлап, программист булып эшли. Менә шулай, хезмәтендә уңышлы кешенең гаиләсендә дә барсы да яхшы. Яшь буынга үрнәк алырлык фидакарьләр күп бездә.

Азат Камалиев, "Татарстанның атказанган нефтьчесе", "СССРның нефть сәнәгате отличнигы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данил Шәрифуллин Азнакай нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән