11 июнь 2020 яңалыклары
-
Азнакай тегүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакайның сәнәгать предприятиеләренә эш киемнәре тегүче фабрика коллективын һөнәри бәйрәмнәре – җиңел сәнәгать өлкәсе хезмәткәрләре көне белән котлады.
-
Азнакай яшьләре Россиягә мәхәббәтен белдерә
Бу атнада Россия көнен билгеләп үтәбез. Районның яшьләр белән эшләү идарәсе, “Яшь гвардия” лидерлары, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре атна башы белән бу көнгә багышланган чараларны җәелдерде.
-
Азнакайда алдынгы укучыларга район башлыгы гранты тапшырылды
Азнакайда төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларга муниципаль район башлыгы гранты тапшырылды.
-
Азнакайның яшь гаиләләренә – яңа фатирлар (ФОТО+ВИДЕО)
Бүген шәһәребезнең Просторная урамында күңелле вакыйга узды: социаль ипотека программасы буенча 7 яшь гаиләгә район җитәкчеләре яңа фатирларының ачкычларын тапшырды.
-
Татарстанда коронавирустан 11 нче кеше үлде
Ул 1976 елда туган, Әлмәт шәһәрендәге инфекция госпиталендә дәваланган.
-
Россиядә коронавирус белән авыручылар саны 500 000 гә җитте
Азнакайда авыру йоктыру очрагы теркәлмәгән.
-
Билет алганда телефон номеры нигә кирәк?
Әлеге сорауга Роспотребнадзорның территориаль бүлегеннән түбәндәге җавапны алдык.
-
Күркәм юбилеең котлы булсын!
Буралы авылында туып-үскән, “Җәлилнефть” идарәсендә оператор булып хезмәт юлы узган кадерле әниебез, әбиебез Шәрипова Нәкыя Ризатдин кызын 75 яше белән ихлас котлыйбыз!