Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күркәм юбилеең котлы булсын!

    Буралы авылында туып-үскән, “Җәлилнефть” идарәсендә оператор булып хезмәт юлы узган кадерле әниебез, әбиебез Шәрипова Нәкыя Ризатдин кызын 75 яше белән ихлас котлыйбыз!

    Кадерле әниебез, әбиебез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Кадерлебез, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең озын һәм бәхетле булсын. Безнең өчен барлык көчеңне биреп яшисең. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа! 

     

    Котлы булсын юбилеең,

    Бәхетләрең килсен күренеп.

    Куанычлар гына юлдаш булсын,

    Яшә шатлыкларга төренеп.

     

    Иң изге теләкләр белән: балаларың Илдус-Дания, Илмира-Галимҗан, Алина, Алия һәм Динә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: