Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирустан 11 нче кеше үлде

    Ул 1976 елда туган, Әлмәт шәһәрендәге инфекция госпиталендә дәваланган.

    Сырхауханәгә ул 2 июнь көнне салына. Ике як үпкәсе ялкынсынган, башка авырулары да була. Хәле начарлангач, ИВЛ аппаратына ялгана. 3 июнь көнне йөрәге тибүдән туктый, 30 минут дәвамында реанимация чаралары күрү дә файда бирми.

    Мәетне яргач, аның коронавирустан үлүе ачыклана.

    Әлегә кадәр Россиядә коронавирус белән авыручыларның 500 000 гә җитүе хакында язган идек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: