Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакайның сәнәгать предприятиеләренә эш киемнәре тегүче фабрика коллективын һөнәри бәйрәмнәре – җиңел сәнәгать өлкәсе хезмәткәрләре көне белән котлады.
Биредә эш сменалап оештырылган, заказлар күп, кыскасы, хезмәт авыр һәм зур төгәллек, осталык сорый. Тегүчеләр планнарны вакытында һәм арттырып үтәп киләләр. Пандемия чорында маскалар, башка санитария-гигиена әйберләре, сырхауханәләр өчен кирәк-яраклар тегү белән дә мәшгуль булдылар.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев