7 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда милек салымын вакытында түләмәүчеләр турында сөйләштеләр
Азнакай районы һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, гадәттәгечә, юбилярларны бүләкләүдән һәм узган җиде көндә булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады. 1 декабрьдә милек салымын түләүнең соңгы көне булса да, әле арада бурычлылар да бар. Айдар Шәмсетдинов оешмаларда, җирлекләрдә эш торышы турында анализ ясап,...
-
Бу көздә армия сафларына алынган Азнакай егетләре яхшы әзерлек белән китте
Азнакай районында көзге чакырылыш та тәмамлануга таба бара. - Тулаем алганда, көзге чакырылышка әзерлек яхшы алып барылды, куелган бурычлар хәл ителде. Бу көздә армия сафларына алынган егетләр яхшы әзерлек белән китте: егетләрнең күбесе махсус курсларда укып шофер һөнәрен үзләштерде, - диде үзенең чыгышында районның хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Рәдиф Камалеев....
-
Азнакай җиңел атлетлары Татарстан беренчелегеннән 7 медаль алып кайтты
(Азнакай, 7 декабрь) Алабугада 2000-2001, 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан беренчелеге узды. Бәйгедә 25 команда составында респуликаның иң көчле атлетлары үзара көч сынашты. Ярышларда район данын яклаган "Лидер" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары чыгыш ясап, югары нәтиҗәләр күрсәтте. 6 нчы мәктәп укучысы Таңсылу Шакирова каршылыклар аша...
-
Азнакайның яшь талантлары «Пианофорум – 2016» республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар
(Азнакай, 7 декабрь) Шушы көннәрдә Әлмәт музыка көллиятендә «Пианофорум - 2016» республика смтор-конкурсы узды. Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары Софья Малинина, Ксения Остапенко (укытучылары Светлана Сергеева), Ринат Хәсәнов һәм Алиса Хәнипова (укытучылары Ильмира Мустафина) конкурсны С.Майкапар, А.Гречанинов, В.Моцарт һәм бүгенге заман композиторлары әсәрләре белән башлап, уңышлы чыгыш ясадылар....
-
Кичәге буран Азнакайда чын суыкларга старт бирде
Кышның беренче аена аяк басу белән зарыгып көткән кыш, ниһаять, килеп җитте бугай. Кичә кичтән башланган буран әле яңа тынды. Һәвәскәр синоптиклар аны кышның беренче бураны, дип бәяли. Балтач районы Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир абый Шәрәфиев та шул фикердә. «Бу кар шыгырдый торганы. Шытырдый торганы суга әйләнә, ул...
-
Азнакайлыларны герпестан арынырга өйрәттеләр
"Герпестан алма ярдәм итә" - дип уйлый Азнакайдан Әлфинә Галиева. Иренгә, биткә герпес чыга башлау белән алманы кыргычтан үткәреп, шул урынга куярга мөмкин. Әлеге процедураны берничә тапкыр кабатларга кирәк, тик һәрвакыт алманы яңаны кыру зарури. Соңыннан шул урынга каланхоэ яфрагын лейкопластырь белән ныгытып куйсаң, тагын да яхшырак. Суы чыксын өчен...
-
Яңа елда Азнакай халкын кыска яллар көтә
Яңа ел каникулларында азнкайлылар тугыз көн ял итәчәк. Яңа ел каникулларында азнакайлылар рәттән тугыз көн - 2016 елның 31 деабреннән алып 2017 елның 8 гыйнварына кадәр ял итәчәк. 1 гыйнвар ял көне - якшәмбегә туры килгәнлектән, ул 24 февральгә күчерелә. Шуңа Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 23, 24, 25, 26 февраль...
-
Азнакай шәһәренең 3 нче мәктәбе җитәкчелеге изгелек маршруты буенча йөреп чыкты
Азнакай шәһәренең 3 нче мәктәбендә "Изгелек маршруты" акциясе узды. Акция кысаларында мәктәп җитәкчелеге сәламәтлеге чикләнгән һәм өйдә белем алучы балалар янына барып кайтты. Шулай ук Фазлыевлар гаиләсендә дә кунак булдылар. Алар мәктәптә 10 елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Зилә Шәрипова