Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай җиңел атлетлары Татарстан беренчелегеннән 7 медаль алып кайтты

(Азнакай, 7 декабрь) Алабугада 2000-2001, 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан беренчелеге узды. Бәйгедә 25 команда составында респуликаның иң көчле атлетлары үзара көч сынашты. Ярышларда район данын яклаган "Лидер" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары чыгыш ясап, югары нәтиҗәләр күрсәтте. 6 нчы мәктәп укучысы Таңсылу Шакирова каршылыклар аша...

(Азнакай, 7 декабрь) Алабугада 2000-2001, 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан беренчелеге узды. Бәйгедә 25 команда составында респуликаның иң көчле атлетлары үзара көч сынашты.

Ярышларда район данын яклаган "Лидер" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары чыгыш ясап, югары нәтиҗәләр күрсәтте.

6 нчы мәктәп укучысы Таңсылу Шакирова каршылыклар аша 3000 метр араны йөгерүдә бронза медальгә ия булса, 2000 метр арада җилдәй җитез спортчыны куып җитүче булмады. Айнур Кариев (гимназия) бу дистанцияләрдә шулай ук ике медаль - көмеш һәм бронза - яулады.
5 нче мәктәптән Риман Сабуров барьерлар аша 60 метрга йөгерүдә өченче килде, Әлфинә Заһидуллина исә шул ук дистанциядә икенче булды.

Кыска дистанцияләргә йөгерү - җиңел атлетиканың иң популяр һәм казаныш алган төре. Биредә өчлеккә керү генә түгел, бәлки финалга чыгу да зур уңышлардан санала. Шуңа да Алина Мөхтәруллинаның бронза медале - алтынга тиң. Бу көнне 60 метр араны 7,85 секунд эчендә үтеп, ул өлкәннәр разрядын да үтәде.

Фотоны "Лидер" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җибәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай җиңел атлетлары Татарстан беренчелегеннән 7 медаль алып кайтты