Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кичәге буран Азнакайда чын суыкларга старт бирде

Кышның беренче аена аяк басу белән зарыгып көткән кыш, ниһаять, килеп җитте бугай. Кичә кичтән башланган буран әле яңа тынды. Һәвәскәр синоптиклар аны кышның беренче бураны, дип бәяли. Балтач районы Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир абый Шәрәфиев та шул фикердә. «Бу кар шыгырдый торганы. Шытырдый торганы суга әйләнә, ул...

Кышның беренче аена аяк басу белән зарыгып көткән кыш, ниһаять, килеп җитте бугай. Кичә кичтән башланган буран әле яңа тынды. Һәвәскәр синоптиклар аны кышның беренче бураны, дип бәяли.

Балтач районы Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир абый Шәрәфиев та шул фикердә. «Бу кар шыгырдый торганы. Шытырдый торганы суга әйләнә, ул әллә кайчан эреп бетте инде», - диде. Аның белән алдагы көннәргә һава торышы, Яңа ел бураннары турында да сөйләшеп алдык.

- Бу көтелгән буран иде, әмма аз гына соңгарак калды, - диде ул. - Табигать законы нигезендә, ай саен һава торышы 6 көнгә күчеп, үзгәреп бара. Ун көн элек җылытып алды бит. Температура +3кә кадәр күтәрелде. Бу кыш башының соңгы җылысы, дип атала. Гадәттә, аннан соң суыта һәм буранлап ала. Бүгенге буран кыска вакытлы. Ул бер тәүлеккә генә сузыла. Аннан соң чын суыклар китәчәк. Иртәгә үк һава торышы үзенең «усаллыгын» сиздерәчәк. Ә Яңа ел алдыннан тагын бер буран дулап алыр. Әмма табигать өчен иң файдалы буран бүгенгесе иде. Декабрь ае июнь белән тәңгәл килә. Яңа ел алдыннан нык суытып алачак. Көн кыскарып беткәндә (22 декабрь), 18-26 декабрь тирәләрендә суыклар чигенә. Иске елны чагыштырмача җылы һава торышы белән озатабыз. Ә менә Яңа елның беренче иртәсеннән үк көннәр суыта. Әмма ул уртача температурага төшә. 7 февральдән 19 мартка кадәр «хут» суыклары башлана.

Әмир абый сүзләренчә, ел бик карлы булмас. Әмма гыйнварга кадәр булган ике буран уҗымнарны суыклардан саклый ала. Ә менә гыйнвар-февральдә көтеләсе суыклар алдыннан, тагын бер буран булса, комачау итми.

- Явым-төшемнең айлык нормасы әлегә явып бара, - ди Әмир абый. - Бүгенге буран норманың 20 %ын үтәде. Ул чын календарь кышка старт бирде.

- Бүген кар күп яуды, әмма бу аномаль күренеш түгел, - ди ТР Гидрометеорология үзәгенең һава торышын күзәтү бүлеге башлыгы Ирина Трущина. - Күләменә килсәк, 4-5 мм дип бәялибез. Тәүлек әйләнәсендә бу күрсәткеч 9-10 мм га җитә. Татарстан территориясендә һава торышының бозылуына Скандинавиядән килгән актив циклон сәбәпче. Иртәгә ул көньяккарак чигенәчәк. Әмма урыны белән кар яварга, буран чыгарга мөмкин.

СЕЗДӘ БУРАН ДУЛАДЫМЫ?


Рәйхана Гыйльметдинова (Минзәлә, Урыс авылы):


- Бүген ирләр эштә булгач, «Ока» белән балаларны Минзәләгә илтү миңа калды. Бик куркып чыккан идек, әйбәт кенә барып кайттым тагын. Бер борылышта гына чүт батмый калдым. Ике кыз этеп чыгарды. Трасса чиста, авыл юлындагы борылышларга кар салган. Ишегалды да чиста. Без яхшы урында утырабыз, мәктәп, посадкалар ышыклый.

Мәрьям Миңнегулова (Азнакай, Мәндәй авылы):


- Иртәнге якта бигрәк нык буранлады. Без фермага эшкә барганда да, кайтканда да күз ачкысыз иде. Ярый әле, юллар чиста, вакытында эттереп торалар.

Фатыйма Фәхретдинова (Балык Бистәсе):


- Капкадан гына түгел, һавадан йөри торган төн булды бу. Төнге өч тулганда кызым өченче баласын тапты. Безнең районда бала тудыру йортын яптылар. Шул күз ачкысыз буранда, төнге 12дә ашыгыч ярдәм белән кызымны Казанга алып киттеләр...


ИРТӘГӘДӘН - МАМЫК ШӘЛ ҺӘМ КИЕЗ ИТЕК


Татарстанның әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 7 декабрь көнне аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран чыгуы көтелә. Һава температурасы 8-13 градус салкын. Көнбатыш районнарда 18 градуска кадәр суык булырга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

8 декабрьдә 20-25 градуска кадәр салкынайта. Аязган очракта исә һава температурасы 29 градуска кадәр төшәчәк.

9 декабрьдә исә тагын кар явуы көтелә, урыны белән буран. һава температурасы 3-8 градуска кадәр күтәрелә.


Чулпан ШАКИРОВА.

Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичәге буран Азнакайда чын суыкларга старт бирде