Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда милек салымын вакытында түләмәүчеләр турында сөйләштеләр

Азнакай районы һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, гадәттәгечә, юбилярлар­ны бүләкләүдән һәм узган җиде көндә булган вакыйга­ларны, эш-чараларны анализлаудан башлады. 1 декабрьдә милек салымын түләүнең соңгы көне булса да, әле арада бурычлылар да бар. Айдар Шәмсетдинов оешмаларда, җирлекләрдә эш торышы турында анализ ясап,...

Азнакай районы һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, гадәттәгечә, юбилярлар­ны бүләкләүдән һәм узган җиде көндә булган вакыйга­ларны, эш-чараларны анализлаудан башлады.

1 декабрьдә милек салымын түләүнең соңгы көне булса да, әле арада бурычлылар да бар. Айдар Шәмсетдинов оешмаларда, җирлекләрдә эш торышы турында анализ ясап, коллективларда хезмәткәрләр арасында аңлату эшләрен дәвам итәргә киңәш итте.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үзенең чыгышында Яңа елга әзерлек, юлларны кардан чистарту, хәвефсезлек мәсьәләләрен күтәрде.

Киңәшмәне йомгаклап, Айдар Шәмсетдинов каралган мәсьәләләр буенча үзенең фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Инвалидлар декадасын уздыруда җитәкчеләр алдына бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда милек салымын вакытында түләмәүчеләр турында сөйләштеләр