7 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Азнакайда “Маяк” газетасына язылу дәвам итә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу бара. Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәтләре порталында "Вакытлы матбугатка язылу" хезмәте дә эшли. Сез "ТАТМЕДИА" ААҖ басмаларына өегездән чыкмыйча, он-лайн режимда да языла аласыз. Моның өчен "Россия почтасы" тәкъдим иткән каталогтан үзегезгә ошаган басмаларны сайлап алып, өегезгә китерү юлын сайларга, нинди...
-
Гадел Вафин һәм Сәрия Сабурская Казанда гражданнарны кабул итәчәк
Алар медицина хезмәте буенча сорауларга җавап бирәчәк (Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). 11 нче ноябрь көнне 14 сәгатьтә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская медицина хезмәте, шул исәптән сәламәтлекне саклау һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. Чара Казан...
-
Әлмәт кибетендә "сәер" ялган акча табылган
Яхшылап укысаң, "Тысяча дублей" дип язылган (Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәт шәһәре кибетләренең берсендә кергән керемен санаган вакытта, сатучы ялган 1 мең сумлыкка тап була. Акча карап торышка чын акчадан берни белән дә аерылмый диярлек. Хәтта өзек-өзек ялтыравыклы сызыкларына кадәр бар. Яхшылабрак карасаң, аның ялган икәнлеген чамаларга була: "Тысяча рублей"...
-
Татарстан 216 миллион сум күләмендә Хөкүмәт грантын алган
Республика федерация субъектлары башкарма хакимият оргнаннары эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны биләгән (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Татарстан Республикасына федераль бюджеттан төбәк бюджетларына грантлар бүлгән вакытта 216 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Министрлар Кабинетының тиешле карарында әйтелгәнчә, акчалар субъектларның башкарма хакимият органнары эшчәнлегендә иң яхшы күрсәткечләргә...
-
50 ел бергә!
Алар икесе дә районыбызның Күктәкә авылында туып-үсеп, 1964 елның 6 ноябрендә гаилә корып, шушында гомерлеккә төпләнгән. Гөлсинә ханым уңган хуҗабикә булуы өстенә хуҗалыкның терлекчелек тармагында хезмәт куя. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр мал-туар карап олы хезмәт юлы үтелгән. Ире Мәүләветдиннең эше дә гаять җаваплы, тынгысыз була - бригадир булып эшли....
-
Беренче сыйныфлар “Мәдәни көндәлек” ача
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә агымдагы елның 1 октябреннән киләсе елның 26 маена кадәр беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен "Беренчеләрнең мәдәни көндәлеге" дигән проектны тормышка ашыра. Әлеге уңайдан без мәгариф идарәсенең башлангыч белем буенча методисты Ләйсән Ахунова белән әңгәмә кордык. - Әлеге проектның...
-
Табигать сагында – җәмәгатьчелек инспекторлары
Узган атнада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, Табигатьне саклау буенча ТР баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов районда булып, азнакайлыларны кабул итү үткәрде. Әйтергә кирәк, килүчеләр арасында җирлегебездә экология торышына зарланучылар булмады, барсы да шәхси сорау-мөрәҗәгатьләр белән килгән иде. - Тәртип урнаштырган җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә чиста...
-
Азнакайлылар алдынгылыкны бирми
Чәршәмбе көнне Азнакай районы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы узды. Фойеда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, агропредприятиеләр алып килгән нигъмәтләрдән күзләр камаша. Күңелләрдә ил-көннәр имин булып, өстәлләребез әнә шулай тулып торсын, дигән теләк туа. Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, районда авыл хуҗалыгы эшчәнлеге хакында тирән анализлы чыгыш ясады. Авыл...