7 август 2015 яңалыклары
-
Бергәләшеп җиңү яулыйк!
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән конкурс үткәрә. "Маяк" әлеге бәйгенең "Легендар газета" номинациясендә катнаша. Район газетасын бүген чыннан да легендар елъязма дип атарга була. 85 еллык чал тарихка ия республиканың иң гомерле басмаларыннан берсе саналган "Маяк" газетасы, нинди генә авыр чор булмасын, һәрвакыт...
-
Иртәгә Азнакайда “Автоледи” бәйгесе узачак
Гүзәл затларыбыз яллы чаптарларны гына түгел, тимер атларны да җиңел буйсындыра. Ел саен уздырыла торган "Автоледи" бәйгесе - моның ачык мисалы. 8 августта ЮХИДИ бүлеге тарафыннан ДОСААФ базасында үткәрелүче чираттагы конкурста хатын-кызлар тагын бер кат машина йөртү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, аш-суга осталыкларын күрсәтә алалар.
-
Вафин Айрат Мәсгет улына бүген 60 яшь
Уразай авылында Вафин Мәсгет һәм Гәүһәрия гаиләсендә туып, бүгенге көндә Азнакайда яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Вафин Айрат Мәсгет улына бүген 60 яшь. Кадерлебез, без сине юбилеең - туган көнең белән котлыйбыз, сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, мул тормыш телибез һәм әниебез Таллы Бүләк авылы кызы Дания белән...
-
Хөкүмәт ярдәме авыл хуҗалыгына ныклы терәк
Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада республика районнары басу-кырларында урып-җыю кампаниясенең барышы белән вертолеттан карап танышып йөри. Татарстан күп икътисади күрсәткечләр, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча лидер-төбәк. Җирле җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясе белән бөтен республика халкын тәэмин итәргә сәләтле. Җөмһүриятебезнең уртак калачына азнакайлылар керткән өлеш гаять зур. Районыбыз элек-электән...
-
Азнакайда зур төзелеш бара
Азнакайда төзелеш зур колач белән бара. Август аенда гына да Яңа Юлда балалар бакчасы, шәһәр үзәгендә универсаль спорт комплексы, музей комплексы файдалануга тапшырылырга тора. Республика бәйрәме һәм шәһәр көненә Кара елга буе да матурланырга тиеш. Бу эшләр, һичшиксез, республика җитәкчелеге һәм нефтьчеләр ярдәмендә башкарыла. Чәршәмбе көнне Татарстан Дәүләт Советы депутаты...
-
Азнакайга нефтьчеләр бүләге – зур концерт килә
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәгановның шәхси инициативасы белән 17-23 августта нефть төбәге шәһәрләрендә зур концерт турлары уза. 21 августта 18 сәгатьтә Ишкәев исемендәге балалар паркында азнакайлыларны да нефтьчеләребез бүләге: җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Римма Ибраһимова,...