Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөкүмәт ярдәме авыл хуҗалыгына ныклы терәк

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада республика районнары басу-кырларында урып-җыю кампаниясенең барышы белән вертолеттан карап танышып йөри. Татарстан күп икътисади күрсәткечләр, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча лидер-төбәк. Җирле җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясе белән бөтен республика халкын тәэмин итәргә сәләтле. Җөмһүриятебезнең уртак калачына азнакайлылар керткән өлеш гаять зур. Районыбыз элек-электән...

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада республика районнары басу-кырларында урып-җыю кампаниясенең барышы белән вертолеттан карап танышып йөри. Татарстан күп икътисади күрсәткечләр, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча лидер-төбәк. Җирле җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясе белән бөтен республика халкын тәэмин итәргә сәләтле.
Җөмһүриятебезнең уртак калачына азнакайлылар керткән өлеш гаять зур. Районыбыз элек-электән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча дан тоткан. Ә соңгы елларда азнакайлылар икмәк данын яңадан кайтардылар.
Терлекчелек өлкәсендә дә уңышларыбыз зур. Мөгезле эре терлекләр, шәхси хуҗалыкларны да исәпкә алып, 33 мең башка җитте. Аларның 10800 е - савым сыерлар. Бүген Азнакай ит һәм сөт җитештерү буенча республика күләмендә алдынгылар унлыгына керә.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Татарстан хөкүмәте җитәкчеләренең ныклы ярдәмен тоеп яши. Хөкүмәтебез һәм район хакимияте ярдәме белән барлык хуҗалыкларга да яңача технология белән сөтүткәргечләр сузылды.
- Без инде хәзер чиләк күтәреп, сөт ташымыйбыз. Яңа технология эшебезне шулкадәр җиңеләйтте, сөтнең сыйфаты да бермә-бер артты, - дип шатлыгын уртаклаша "Мөстәкыймов ис." хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы Резеда Ихсанова.
"Союз-Агро" ҖЧҖнең Актүбә комплексында чит илләрдә, республиканың берничә районында гына булган заманча технологияләр белән 5 меңләп баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән мега - ферма гамәлдә. Аның янәшәсендә урнашкан терлек симертү мәйданчыгы халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия. Мондый зур эшләрне башкаруда азнакайлылар шулай ук Татарстан хөкүмәтенең ныклы ярдәменә таяналар.
Халыкта мал саны арту - ул куанычлы күренеш. Димәк, авыл яши, яшьләребез авылда төпләнә дигән сүз. Гаилә фермалары, шәхси хуҗалыклар үсешенә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда гына шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр 1,5 мең башка артып, 8 меңгә җитте. Тымытык авылында шулай ук хөкүмәтебез ярдәме белән берлектә Фермерлар авылы төзелеп килә.
- Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче фермерлар, шәхси хуҗалыкларда мал-туар асраучылар Татарстан Республикасының максатчан ярдәм программаларыннан актив файдаланалар, - ди район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге чаралар ярдәмендә өч ел эчендә районда эшсезлек күрсәткече өч тапкырга кимеде.
Шулай ук "Эш башлаучы фермерларга ярдәм"программасы авылда яшәүчеләрнең активлыгын күтәрүдә зур әһәмияткә ия. Әлеге программа буенча азнакайлылар узган һәм быелның ярты елында 13 млн 950 мең сум ярдәм алганнар. Нәтиҗәдә, районда ел ярым эчендә 6 яңа гаилә фермасы төзелгән.
"Гаилә фермасы" республика президенты программасы буенча документларын тапшырган фермерлар ел ярым эчендә 12 млн 56 мең сум ярдәмгә ия булган. 8 фермерыбыз районда мөгезле эре терлекләрнең санын 120 гә кадәр арттырган. "Лизинг-Грант" бәйгесендә төрле юнәлешләрдә эшләүче 9 эшмәкәребез катнашып җиңү яулаганнар һәм 13 млн 591 мең сумга авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар алганнар.
- Бу программа конкурсыннан уза алмабыз, документлары артыннан да йөреп булмас, "чынга ашмаслык хыял" дип курыккан идек. Әмма, юкка борчылганбыз икән, - ди гаилә фермасы җитәкчесе Илзирә Габидуллина. - Рәхмәт хөкүмәтебез җитәкчеләренә. Бу нәкъ менә безнең кебек үз эшен башлаучы гади кешеләрне кайгыртып, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан эшләнгән реаль программа. Район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе, администрация, эшмәкәрләр берлеге җитәкчеләре башлаган эшебездән тайпылмаска этәргеч биреп торды. Грант откач, 4 млн сумга трактор һәм җир эшкәртү җиһазлары алдык. Бу безнең гаилә фермасы өчен искиткеч зур ярдәм, таяныч булды. 200 ләп баш терлек өчен искергән техника, кул көче белән генә азык әзерләп тә, терлек асрап та булмый бит ул. Бу чын реаль программа безне ныклы аякка бастырды.
Татарстан хөкүмәте тарафыннан хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү максатында яңа ярдәм чараларының берсе - өч баштан да ким булмаган савым сыеры булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга республика бюджетыннан терлекчелек объектлары төзү өчен 200 мең сумлык төзелеш материаллары бирелү. Районыбызда бу юнәлештә дә максатчан эш бара: мал асраучы өч шәхси ярдәмче хуҗалык әлеге программага керү өчен гаризаларын тапшырган инде.
Хөкүмәтебез республика президенты программалары ярдәме белән районыбыз авылларында өр-яңа модульле ветеринария пунктлары төзелде. Яшьләребез өчен йортлар салына, юллар төзекләнә, газы, суы керә... Инде дә авылыңда төпләнеп, гөрләтеп үз эшеңне башлап җибәрү өчен әнә шундый ярдәм программалары эшләп килә. Хөкүмәтебез дә, районыбыз җитәкчелеге дә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Киләчәккә ышаныч белән карап, тәвәккәлләргә генә кирәк.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөкүмәт ярдәме авыл хуҗалыгына ныклы терәк