6 февраль 2016 яңалыклары
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре “ау”га чыкты
Транспорт чараларын йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен һәрдаим контрольдә тоту - һәлакәтләрне киметүнең бер юлы. Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыктылар. Рейд барышында куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен 8, ОСАГО страховкасы булмаган өчен - 2, каршы як полосага чыккан өчен - 2, җәяүлегә юл бирмәгән өчен -5,...
-
Азнакайда салкын тиеп чирләүчеләр арта
Шушы соңгы атна эчендә генә дә илнең 59 шәһәрендә грипп һәм салкын тиеп чирләү очраклары 51,7 процентка арткан. Чир олысын да, кечесен дә бертөсле аяктан ега. Татарстанда да хәлләр начарлана бара: авырулар эпидемия чигеннән 11,4 процентка артып киткән. Уку йортлары, балалар бакчаларына чикләүләр кертелә. Ә инде гриппнең үзенә килгәндә, ел...
-
Россиядә аракының иң арзанлысы да 190 сум булачак
Россиянең исерткеч эчемлекләр бәясен көйләү оешмасы аракыга минималь бәяне арттыру буенча фәрман әзерли башлаган. Шул хактагы белдерү кәгазе мәгълүмат ачу Бердәм порталында бастырылган. Фәрман проектының тексты әлегә күрсәтелми. Шулай да кайбер чыганаклар 0,5 литрлы аракыга минималь бәянең бүгенге 185 урынына 190 сум булачагын җиткерә. Россиянең исерткеч эчемлекләр бәясен көйләү оешмасы...
-
Татарстанга кышын яз килде: боз һәм юеш кардан саклану өчен... (Кагыйдәләр)
Ял көннәрендә Татарстанда шактый җылы һава торышы күзәтеләчәк. Шуңа күрә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Мондый көннәрдә урамда аеруча сак булырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Чыннан да, бу атнада табигать татарстанлыларны җылы һава торышы белән сөендерде. Берәүләр "урамда рәхәтләнеп һава сулыйбыз икән" дип сөенсә, күпләрдә бу...
-
Бар ул игелекле кешеләр
Озакламый миңа 87 яшь тула. 38 ел мәктәптә эшләп, пенсиягә чыктым. Тормышта бик күп авырлыклар күрдем. Шуның иң аянычы - тулы ятимек. 47 яшемдә 3 балам белән ирсез дә калдым. Балаларым дүртәү иде, беренчесе 10 яшендә, икенчесе 41 яшендә, өченчесе 51 яшендә вафат булды. Ике балам авыру иде. Хәзерге көндә...