4 декабрь 2017 яңалыклары
-
Йөрәккә сары май, яки кирәк чакта әйтелергә тиешле сүзләр
Якын кешеңнең күңелсезлекләре бармы? Һәм син анарга ярдәм кулы сузарга телисеңме? Ничек ярдәм итә алыр идең? Кайберәүләр тиешле урында тиешле сүзләрне таба алмый интегә. Алар якын дустын үпкәләтү, рәнҗетү, кимсетүдән курка. Тиешле урында кирәкле сүзләрне ничек сайлап әйтергә соң? • Ирегезне эштән кудылармы? Ул борчыла, үз - үзенә урын тапмыймы?...
-
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары яңа җиңүләр яулаган
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Әлмәт музыка көллиятендә "Гомуми фортепиано" республика конкурсы узды. Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары анда лаеклы чыгыш ясадылар. Ләйлә Хәйруллина, Алейна Каракылыч - I дәрәҗә; Сафия Каракылыч, Мәрьям Кәримова, Лилиана Сабирова, Инзилә Нәфыйкова, Алина Гарифуллина, Наилә Галимова, Әлфинә Бикаева - II дәрәҗә; Диана Хөсәенова, Ясминә Шәкүрова, Рания Солтанова, Кәрим...
-
Азнакай гимнасткасы Әминә Кәримова Россия шәһәрләренең турнирында 4 нче урынга лаек булды
Азнакайдан 4 яшьлек гимнастка Әминә Кәримова "Сөембикә кубогы" турнирында 4 нче урынга лаек булды Казанда нәфис гимнастика буенча Россия шәһәрләренең традицион "Сөембикә кубогы" турниры узды. Анда шәхси программада 290 гимнастка һәм 49 команда чыгыш ясады. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә Азнакайдан Виктория Булатова укучысы Әминә Кәримова 4 нче урынга лаек булды. Ул...
-
Азнакайның яшь һөнәрманнары төбәк чемпионатында алтын медаль яулады
Казанда шушы көннәрдә узган "Яшь һөнәрманнар" төбәк чемпионатында WorldSkills Junior юнәлешендә Азнакай шәһәренең 4 нче лицей укучылары Альбина Әхмәтова һәм Раил Садриев "Прототиплаштыру" компетенциясе буенча алтын медаль яуладылар. Әлеге чемпионат компетенцияләр саны буенча (91!) иң масштаблылардан булды. Лицейчыларның бу беренче генә уңышы түгел. Февраль аенда да команда шушы төр ярышлардан...
-
Азнакай районы җитәкчеләре муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнаша
Азнакай районы җитәкчеләре халыкка физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырып кына калмый, төрле спорт ярышларында үзләре дә актив катнаша. Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында мини-футбол ярышлары үтте. 14 команда арасыннан, ә анда Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы кебек, зур шәһәрләр дә керә, азнакайлылар бишенче урынга лаек булды. Муниципаль хезмәткәрләр...
-
Азнакайда “Хәлимә” фильмы режиссеры һәм артистлары белән очрашу узачак
Декабрь башында республикада "Халыкара мөселман киносы фестиваленең Казан кайтавазы" проекты старт ала. Программа Татарстан режиссеры Юлия Захарованың быелгы фестивальдә Россия кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре Гильдиясе Призын яулаган "Хәлимә" фильмы белән ачылачак. Ул элиталы мәктәпкә укырга килгән мөселман кызы белән яшьтәшләре арасындагы драматик мөнәсәбәтләр турында. Әлеге кинолентаның режиссеры һәм артистлары белән...
-
Азнакай укучылары нефть белән бәйле һөнәрләрнең серенә төшенде
Хезмәт базарында аеруча мохтаҗлык булган эшче һөнәрләр турында яшьләргә күбрәк мәгълүмат җиткерү максатында мәшгульлек үзәге "Азнакайнефть" идарәсе белән берлектә практик чаралар үткәрде. "Татнефть"нең кадрлар әзерләү мини-полигонындагы махсус җиһазландырылган уку классларында өлкән сыйныф укучылары нефть һәм газ чыгару, ПРС операторы, газны анализлаучы, стропальщик, электромонтер, башка төр белгечлекләр башкарган эшләр белән таныштылар.
-
ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев Азнакайда халыкны кабул итте
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегендә халыкны бердәм кабул итү дәвам итә. ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевнең кабул итүендә дистәдән артык азнакайлы булды. Очрашуда районның спорт һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен инвентарь һәм җиһазлар белән тулыландыруда, яңа микрорайоннарны газлы, юллы итүдә депутатның да ярдәме соралган иҗтимагый гозерләр дә җиткерелде. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге,...