Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Бабам-әбием илгә Җиңү яулаган

​​​​​​​Хөрмәтле сайтыбыз укучылары! Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәргә дә санаулы көннәр генә калып бара. Шул уңайдан сайтыбызда өр-яңа бәйге уздырырга булдык.

Ул фронтта фашистлар белән сугышып илгә Җиңү яулаган солдатлар – илебезнең батыр уллары – бабайларыбыз һәм тылда көн-төн дими тырышып хезмәт куеп шушы көнне якынайтуда үз өлешен керткән тыл батырлары – әбиләребезгә, шулай ук бу чорның бар ачысын кичергән сугыш чоры балаларына багышлана. Әби-бабайлардан шул шанлы еллар хакында сөйләтеп, я булмаса алар хакында үзегез сөйләп, бәлки үзара әңгәмә корып, яки башка жанрларны кулланып, безнең “Маяк” сайтына (aznakaevo.site@mail.ru) видеоязмалар җибәрегез. Иң яхшы видеоязмалар тавыш бирү тәртибендә сайлап алыначак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Видеоязмаларны 23 апрельдән кабул итү башлана. Тавыш бирү 30 апрельдән 13 майга кадәр кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев