ИА "Татар-информ" автор яңалыклары
-
Азнакай районына агроном, зоотехник, ветеринар, лаборантлар кирәк
Азнакай районы фермерлар ассоциациясе/берләшмәсе Авыл хуҗалыгы, Икътисад министрлыгы, эшмәкәрлек фонды белән тыгыз элемтәдә эшли. (30 март, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Чираттагы җыелышта ассоциация рәисе Рәмис Сәхапов узган ел эшчәнлегенә анализ ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. - Районыбызда бүгенге көндә 50ләп фермер хуҗалыгы эшли. Алар 11 мең гектарга якын җир эшкәртә, 3066...
-
Азнакайда ярминкә гөрләде
Якшәмбе көн азнакайлылар өчен чын бәйрәм булды: иртән-иртүк "Шифа" мәйданында кызу алыш-биреш башланган иде. (30 март, Азнакай, «Маяк», Энҗе Галәветдинова) Бу ярминкәдә иң сырлы һәм көяз сатып алучы да продукция төреннән дә, бәяләрдән дә канәгать калгандыр. Шулай булмыйча, республиканың төрле районнарыннан: Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Тукайдан килүчеләр, Самара өлкәсе, Башкортстан,...
-
Азнакай районы Кәкре Елга авылында узган хәйрия чаралары бик нәтиҗәле булган
Азнакай районы Кәкре Елга авылында узган хәйрия чаралары бик нәтиҗәле булган. (30 март, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Изге гамәл ниндидер лозунг астында башкарылмый. Аның максаты - мин шул күләмдә акча бирдем, дип мактану өчен түгел. Синең, минем һәм барыбызның да янәшәсендә игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булуын тагын бер кат искә төшерү...
-
Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итте
Гарип бала тәрбияләгән гаиләләр тормышын күз алдына китерүе дә авыр. (Азнакай, 29 март, Лиза Нурлыева) Газизенең хәлен әз булса да җиңеләйтү өчен ата-ана ничекләр генә бәргәләнми дә, нинди генә бусагаларны таптамый. Депутатлар кабул итүенә дә нигездә менә шундый авыр тормышлы кешеләр килә. Кичә ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевның кабул...
-
Азнакай сәүдә-күңел ачу үзәкләренең янгынга каршы әзерлек мәсьәләсе тикшерелде
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хокук саклау органнары, шәһәребездәге сәүдә-күңел ачу үзәкләре җитәкчеләре белән утырыш уздырды. Анда халык күпләп йөри торган объектларның янгынга каршы әзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Кемеровода булган фаҗига безне тагын бер кат көтелмәгән хәлләргә әзер булырга, саклык чараларын алдан күрергә чакыра. - Ил белән Кемерово халкының тирән...
-
Нәҗибә Ихсанова юбилей кичәсендә: Тамашачының һәрберсен кочаклап саубуллашырга кирәк
Кичә, 26 мартта, Камал театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе уздырылды. (Казан, 27 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кичә, 26 мартта, Камал театры Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсен үткәрде. Кичәне "Татар-информ" хәбәрчесе дә тамаша кылды. Нәҗибә Ихсанованың...
-
Мачаклыбашлылар кышны озатты
Салкын кыш әле китәргә өлгермәде, яз инде өй кыекларыннан тамган тамчылары белән бик тиздән килеп җитәчәген белдерде. Кышны озатып, язга аяк баскан, көн белән төн тигезләшкән мәлдә Нәүрүз бәйрәмен уздыру Сәпәй белән Мачаклыбаш авылларының күркәм традициясенә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас. Бу ел да да ул Мачаклыбаш авылында Флера Исламова...
-
Инстататарки Азнакайга мәхәббәтләрен бер суз белән генә аңлата алмаганнар
Инстаграмда популярлык казанган Азнакай кызлары Резеда белән Альбина туган якка мәхәббәтләрен бер суз белән генә аңлата алмаганнар, шуңа бик кызык һәм хисле ВИДЕО төшергәннәр. (Азнакай, 20 март, Айгөл Шәрипова) Тасвирламасына болай дип язганнар: Туган якка мәхәббәтне бер суз белән генә аңлатып буламы?! Юк, булмый! Аны куңел белән тоярга, йөрәк белән...
-
Азнакай халкы комментарийларда Илдус Гыйләҗевне искә ала
Илдус Сабир улы Гыйләҗев белән хушлашу бүген, 20 мартта, 10.00 сәгатьтә Туйкә авылы мәчете янында узачак. Мәрхәмәтсез үлем арабыздан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гыйләҗев Илдус Сабир улын мәңгелеккә алып китте. Якташ шагыйрьләребез Таһир...
-
Гөлчәчәк Садретдинова Илдус Гыйләҗевкә багышлап шигырь язган
Илдус абый Гыйләҗевнең якты рухына багышлана... Хаксызлыклар күреп, Рәнҗеп китмәдеңме, Әй, Ходайның олпат бәндәсе? Син тудырган шигырьләрдә калды Тормышыңның бөтен мәгънәсе. Азнакай шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән мәңгелеккә хушлаша - УКЫРГА Уш-акылын алып китеп бардың Көтмәгәндә бөтен гавәмнең... Кызларыңда шөкер яшәр әле Тиңе булмас затлы дәвамың. Синең кебек бүтән булмас инде,...
-
Таһир Шәмсуаров Илдус Гыйләҗевка багышлап шигырь язган
Бәясен алмый китте Ул юк дигән авыр хәбәр Йөрәкне телеп үтте. Бәхәссез талант иясе Бәясен алмый китте... Күптән түгел без Әлмәттә Бергә җыелган идек. Шигърият дигән дөньяга Кабат сыенган идек. Азнакай шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән мәңгелеккә хушлаша - УКЫРГА Яңа язган шигырьләрен Сабыр гына сөйләде. Бәйрәм көн иде, елмаеп Күрешүләр...
-
Азнакай шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән мәңгелеккә хушлаша
Илдус Сабир улы Гыйләҗев белән хушлашу 20 мартта 10.00 сәгатьтә Туйкә авылы мәчете янында узачак. Мәрхәмәтсез үлем арабыздан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гыйләҗев Илдус Сабир улын мәңгелеккә алып китте. Илдус Гыйләҗев 1946 елның...
-
Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләре билгеле
Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. (Казан, 19 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш биргән. 18 мартта узган Россия Федерациясе Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә сайлауның...
-
Элла Памфилова Татарстанда сайлау тиешле дәрәҗәдә узды, диде
Бу турыда Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова төбәкләрдәге сайлау комиссияләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда әйтте. (Казан, 19 март, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстанда сайлау тиешле дәрәҗәдә узды. Бу турыда Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова төбәкләрдәге сайлау комиссияләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда әйтте. "Якынча мәгълүматлар буенча, сездә сайлау тиешле, яхшы дәрәҗәдә узды",...
-
Россия Президентын сайлауда беренче нәтиҗәләр сәгать өчтә билгеле булачак
Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре сайлауларда катнашучыларның гомуми санын тәгаенли һәм сайлау бюллетеньнәрен саный. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова) Татарстанда Россия Президенты сайлауларына тавыш бирү тәмамланды. 18 мартта иртәнге 8дә ачылган сайлау участоклары кичке сәгать 20.00дә үз ишекләрен япты. Беренче нәтиҗәләр 19 мартта сәгать 3.00 билгеле булачак. Бу хакта Татарстан Үзәк...