ИА "Татар-информ" автор яңалыклары
-
Азнакай укучылары терроризим һәм экстремизмга каршы чараларда катнашты
Азнакай мәктәпләрендә терроризим һәм экстремизмга каршы сыйныф сәгатьләре, башка төрле чаралар уздырыла.
-
Азнакай районы Сарлы мәктәбендә тимурчылык хәрәкәте киң җәелгән
Азнакай районы Сарлы мәктәбендә тимурчылык эше яхшы оештырылган. Шушы көннәрдә 6 нчы сыйныф укучылары ветеран Венера Нуркаевага өй эшләрендә ярдәм иттеләр. Былтыр укучылар Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераны Вагыйз Әминовның өенә барганнар. Тимурчылар шулай ук күрше авылда әби-бабайларга хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтәләр, һәйкәлләрне кардан читартып торалар.
-
Азнакайда Кышкы автослалом-2018 ярышлары узачак - ВИДЕОБОНУС
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) 27 гыйнвар көнне Азнакайның ипподром территориясендә автомобиль ярышлары үткәрелә. Анда теләге булган һәркем үз көчен сыный ала. Машиналар класслап бүленеп узышачак. Катнашучыларны теркәү - 8.00, ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Сез дә автоузышларга килегез!
-
Азнакайда яшәүче Риф Биков балаларга шуу өчен кар тавы ясап куйган
Азнакайда яшәүче Риф Биков сабыйларны сөендереп, кечкенә оныгы белән бергә Шәйхетдинов урамындагы 1нче, 3нче йортлар ишегалдында балаларга шуу өчен кар тавы ясап куйган.
-
Азнакайның яшь укытучылары тәҗрибә туплыйлар
Азнакайда "Яшь укытучы мәктәбе"нең чираттагы утырышы "Сыйныф җиткәчесенең эше" дигән темага багышланды. Эш тәҗрибәләре белән 9 нчы урта мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Бойчук һәм район методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Якупова уртаклаштылар. Утырышта сыйныф җитәкчесенең норматив-хокукый документация, тәрбия эшчәнлеген планлаштыру, авыр яшүсмерләр белән эшләү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
-
2018 елда Татарстанда 681,4 миллион сумга 11 ресурс үзәге ремонтланачак
Эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына 2014-2017 елларда 2,7 миллиард сум акча тотылган. (Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда 11 ресурс үзәген ремонтлаячаклар. Бу максатларга 681,38 миллион сум акча бүленгән. Республикада эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләренә капиталь ремонт үткәрү...
-
Азнакай районының ялгыз пенсионерларын социаль хезмәтләр белән таныштырдылар
Азнакай районының ялгыз яшәүче өлкәннәренә социаль хезмәтләр турында аңлаттылар. "Өмет" үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре мобиль бригадасы Баланлы Бүләк авылында булдылар. Авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә алар ялгыз яшәүче өлкәннәр белән очрашып, аларга социаль ярдәм төрләре турында аңлаттылар.
-
Азнакай балаларына хөкүмәт ярдәме хакында түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте
(Азнакай, aznakaevo-rt.tu) Район хакимиятендә социаль яклау идарәсе, Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары да катнашында 2018 елда гаиләләрдә беренче, икенче булып туган балаларга хөкүмәт ярдәме, программалары хакында түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Лиза Нурлыева
-
Азнакай пенсия фонды идарәсе Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә
Азнакай Пенсия фонды идарәсе кеше хокуклары буенча район вәкиле белән берлектә 25 гыйнварда 13.00-14.00 сәгатьтә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Пенсия, хезмәт, торак закончалыгы һ.б. буенча сорауларыгыз булса, аларга бушлай консультация ала аласыз. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-50.
-
Азнакайда "SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале узды - ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакайда "SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале узды. Ярышларда барлыгы 7 команда катнашып, үзләренең оригиналь чаналарын тәкъдим иттеләр. Беренче урынны Урманайдан "Снежная королева" командасы яулады. Икенчедә - Актүбәнең 2 мәктәбе, өченчедә Яшьләр үзәге командалары. Гран-при "Макстрой" командасында.
-
Азнакайда мәктәп укучылары хәзинә тапкан - ФОТОРЕПОРТАЖ
19 гыйнвар көнне "Игелек Паркы" территориясендә Азнакай районы һәм шәһәре мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп балалары өчен "Кышкы квест" дип исемләнгән чара оештырды. Анда балалар бик теләп катнаштылар. Бәйгенең максаты яшерелгән хәзинәне табу иде. Малайлар һәм кызлар һәрбер сорауга җавап биреп, биремнең максатына ирештеләр. Уенның иң дулкынландыргыч, куңелле мизгелләре - конфетлар...
-
Илаева Нурия Хафиз кызын 70 яшьлек юбилее белән котлыйлар
Азнакай районы Югары Стәрле авылында яшәүче кадерле әниебез Илаева Нурия Хафиз кызына 13 гыйнварда 70 яшь тулды! Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез....
-
Азнакайда яшәүче Саймә Хөсәенованы 90 яшьлек юбилее белән котлыйлар
Азнакайда яшәүче кадерле әнкәебез Хөсәенова Сайма Хөсәен кызының 90 яшьлек юбилее. Кадерле әнкәебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак...
-
Азнакай районы Югары Стәрле авылының хөрмәтле ветеран укытучыларын юбилейлары белән котлыйлар
Азнакай районы Югары Стәрле авылының хөрмәтле ветеран укытучылары Сафуанова Әлфия Фатих кызына 12 гыйнварда - 65 яшь, Илаева Нурия Миннехафиз кызына 13 гыйнварда 70 яшь тулды. Нурия апа, Әлфия апа! Юбилейларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Яңа елның яңа кары бәхет булып юлларыгызга яусын. Күңел күтәренкелеге, зиһен ныклыгы, җан тынычлыгы,...
-
Фахрисламова Василә Салих кызын юбилее белән котлыйлар
Актүбә бистәсендә яшәүче кадерле апабыз, әниебез, әбиебез Фахрисламова Василә Салих кызы гыйнварда үзенең юбилеен билгеләп үтә. Без синең белән чиксез горурланабыз. Бүген дә безгә зур, олы киңәшче, йортыбызның яме булып яшисең. Рәхмәт әни, барысы өчен сиңа Без бәхетле синең яныңда. Син - зур терәк безгә Тормыш ямьле тик син барында....