Солы печеньесы
АШ-СУ

Солы печеньесы

Солы лачауларын (якынча 2 стакан) блендерда вакладым, шуңа бер чеметем тоз, ярты стакан шикәр комы, 1 йомырка, ванилин, 1-2 кашык каймак салып бутадым.

Аннан йөзем салдым. 30 гр тирәсе маргаринны (ак май тагын да яхшы) он белән удым, 10 гр камыр көпшәкләндергеч салып,  солылы массага куштым. 15 минутлап ял иттердем. Түгәрәкләр ясап, 180 градустагы духовкада пешердем.

 

Ашыгыз тәмле булсын!

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев