Фәридә Мөҗиповадан каймаклы пирог рецепты
АШ-СУ

Фәридә Мөҗиповадан каймаклы пирог рецепты

Чәйләрегез тәмле булсын!

Камыр өчен бер стакан кайнарланган сөт, 1 чәй калагы коры чүпрә, бер чеметем тоз, ярты аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка, 100 грамм ак май яисә маргарин кирәк булачак.

Камырны йомшак кына итеп басып, ярты сәгать чамасы җылы урында тотабыз да, 1 см калынлыкта җәябез. Табага салганда кырларын биек итеп калдыру кирәк, аны матурлап кисеп алабыз да, бөгәбез.

Эчлек өчен 500 грамм каймак, 4 йомырка, 4 аш калагы шикәр комы алабыз. Каймакка йомырка, шикәр комы кушып, шикәре эреп беткәнче туглагач, аны камыр өстенә ипләп кенә салырга кирәк. 

Каймаклы пирогны уртача температурада духовкада якынча 25-30 минут пешерәбез. Эчлеге йомшак дип, духовкада озакка калдырмагыз,  суынгач ул үз формасын ала.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев